«Игенче» җәмгыятенә медиклар десанты төшкән
Район яңалыклары

«Игенче» җәмгыятенә медиклар десанты төшкән

Табиблар авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең сәламәтлеген тикшергәннәр

 "Игенче" җәмгыятендә  Казан шәһәреннән килгән табиблар тарафыннан 161 хезмәткәргә   периодик медицина күзәтүе үткәрелгән.
Хезмәткәрләр кирәкле  анализлар тапшырып, невролог , оториноларинголог , терапевт, психиатр, нарколог, офтальмолог, гинеколог, хирург тарафыннын тикшерелделәр.  Күзәтү нәтиҗәләре буенча кайбер хезмәткәрләргә  дәвалау чаралары да  билгеләнгән. Барлык хезмәткәрләр дә,  медицина тикшерүе кысаларында алган медицина хезмәтләренең сыйфаты белән канәгать калганнар.


Нет комментариев