Яхшылык эшләргә ашыгыйк!
Игелек, яхшылык истән чыкмый. "Игенче" җәмгыяте Изге Рамазан аенда шушы җәмгыятьтә хезмәт куйган, хәзерге көндә лаеклы ялда булган ветераннарга азык- төлектән торган тупланма тапшырды.
Ел саен кабатлана торган бу матур чара өлкәннәребезнең күңелләренә бик хуш килә.Җәмгыятьнең әйдәп баручы белгечләре, сигез авылда гомер итүче 280 ветеранга әлеге күчтәнәчләрне тапшырдылар.
Бер-беребезгә ярдәм итеп, хөрмәтләп яшәгәндә генә дөнья матур, күңелебез нурлы. Ветераннарыбызга ныклы сәламәтлек, имин картлык телибез!
Зөлфирә Рәхимуллина.
Нет комментариев