Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ИГЕНЧЕЛӘР КЫРГА ЧЫКТЫ

Быел яз кояшы җирне тигез иркәләми. Актаныш, Сарман якларында тулы куәтенә сабан культуралары чәчү барганда, төньяк районнарда әле басуларда кар бетмәгән иде. Сабада, елдагыча, иң элек көньяктарак урнашкан Мамалай, Төбәк, Кибәче басулары өлгерә. Әйтик, “Саба” җәм­гыятенең Сатыш бригадасында язгы кыр эшләренә 19 апрельдә ке­решкәннәр. Әле өченчекөн дә Ма­малайның Теләче-Мамадыш юлы аръягындагы басуында, полоса буй­ларында кайбер урыннарда кар эреп бетмәгәнлектән, тракторлар гына йөри ала иде. Шуңа күрә күпь­еллык үләннәргә минераль ашлама кертүче тракторларга ягулыкны зур савытларда китерәләр. Юлның кипкәнен көтеп торып булмый, чөнки үрләрдә җирдәге дым запасы көн саен югала бара.

 – Бригаданың 4050  гектар мәйданда сөрү җирләре  бар,  шуның 2530  гектарында  дым  каплатылырга тиеш. Бөртекле һәм азык культураларын 2380 гектарда чәчү планлаштырылды. Кырга 8 тырма, 4әр культивация һәм чәчү агрегаты чыгачак. Механизаторлар барысы да зур стажлы, хезмәтне  саклау  буенча  инструктаж  узганнар, – диде баш  агроном Рамил Шәймәрданов..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X