Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Игътибар: балалар” профилактик чарасы

Балаларның юлларда-транспортта имгүнүләрен кисәтү максатыннан 20 майдан районда «Игътибар: балалар» профилактик чарасы игълан ителде. 2020 елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 91 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 бала һәлак булган һәм 101е тән җәрәхәте алган.

Чара кысаларында ЮХИДИнең район бүлекчәсе “Сакла.ру” порталы видеоматериалларыннан файдаланып, балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә дистанцияле өйрәтүне оештырачак. Балигъ булмаганнарны транспортта йөртү кагыйдәләрененең үтәлеше тикшереләчәк. Бу вакытта җәяүлеләргә өстенлек бирмәү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын профилактикалау, яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру буенча чаралар, балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтүгә юнәлтелгән акцияләр уздырылып, алар барышында ачыкланган фактлар турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен мәгариф оешмаларына җибәреләчәк. Ата-аналар балалары иминлегенә бик җитди карасыннар иде. ЮХИДИ балаларга 7 яшь тулганнан соң да машиналардан махсус утыргычларны алырга ашыкмаска чакыра. Чара 2 июньгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев