Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Игътибар – каршы полоса!”

Саба районында 18 августтан «Каршы полоса» («Встречная полоса») профилактик чарасы башланды.

 

 

  Быелның 7 аенда республикада юлның каршы як полосасына чыгу нәтиҗәсендә 195 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кешенең гомере өзелгән, 317 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.  Ягъни юлларда һәлак  булган һәр өченче  кешенең үлеменә  автомобильнең каршыга  килүче транспорт чарасы  өчен  билгеләнгән полосага  чыгуы  сәбәп була. Чара тиешсез урында транспорт чарасын куып узып китү сәбәпле килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү, булдырмау  максатында 24  августка  кадәр дәвам итәчәк. "Куып узып китә башлаганчы, машина йөртүче үзе чыгарга җыенган хәрәкәт полосасының узып китү өчен җитәрлек дәрәҗәдә буш булуына, хәрәкәт өчен куркыныч тудырмаячагына һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачауламаячагына инанырга тиеш. Тоташ сызыкны  кискән өчен штрафның күләме 5 мең сум тәшкил итә яисә 4-6 айга  машина  йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Чара барышында юл хәрәкәте  кагыйдәләрен үтәмәүчеләр ачыклауга игътибар артачак”,– ди ЮХИДИнең район  бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов.

  Артыннан  килүче транспорт чарасы узып  китәргә теләсә, аның  алдыннан баручы машинаы  йөртүчегә   хәрәкәт тизлеген арттыру юлы белән яисә башка гамәлләр белән узып китәргә  комачаулау тыела.

Фаҗигаләр  килеп  чыкмасын өчен барлык  кагыйдәләрнең  катгый рәвештә  үтәлүе  мөһим.  “Каршы   полоса!” профилактик  акциясе  уңаеннан ЮХИДИнең  район  бүлекчәсе транспорт  белән  идарә итүчеләрне әнә шуңа   чакыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев