Ике басу Арташта чыккан янгында гаражга ут капкан
Район яңалыклары

Ике басу Арташта чыккан янгында гаражга ут капкан

20 июнь көнне 15:30 сәгатьләр тирәсендә Ике басу Арташ авылында янгын чыккан дигән хәбәр алына.

Күрше  авыл халкының бердәмлеге  һәм  якын- тирәдәге ДПО, Саба янгын сүндерү часте командалары ярдәмендә янгынны зурга җибәрмичә сүндереп өлгерәләр. Гаражга зур зыян килә. Өй һәм сарайларга ут үрелми кала. "Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклавыгызны сорыйбыз" -  дип хәбәр итә  Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Айнур Галимуллин.


Нет комментариев