Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Илбашы котлавын алдылар

Шушы көннәрдә Сабада яшәүче Гөлсылу Нурислам кызы Йосыпова да үзенең 90 яше уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алды. Гөлсылу Йосыпова да дәһшәтле сугыш елларының бар авырылыгын үз иңнәрендә күтәргән мөхтәрәм ветераннарыбызның берсе.

Зәйнетдинова Тәгъзимә Кәримулла кызы Урта Нырты авылында ишле гаиләдә туган. Җидееллык мәктәптән соң колхозда эшли башлый. 1955 елда Мамадыш егете Сираҗетдин белән гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Тәгъзимә апа лаеклы ялга чыкканчы Мамадыш районының агач эшкәртү заводында хезмәт куя. Тормыш иптәше һәм өлкән улының вафатыннан соң Байлар Сабасына, кызы Рузалия гаиләсенә күченеп килә. Бүген 11 оныгы, 16 оныкчыгы бар.

undefined

Иләбәр авылында яшәүче Гөлфия Заһир кызы Зарипова 12 яшеннән әниләре белән колхоз эшенә чыга башлый. 14 яшендә аны Ключище урманына авылдашлары белән агач кисәргә җибәрәләр. 16 яшеннән Иләбәр фермасына эшкә килә. 25 тана кайтарылып, шуларны сыер итеп, шул вакыттан аның озын, яратып башкарган хезмәт юлы башлана. 1952 елда аны район җитәкчеләре Мәскәүгә халык хуҗалыгы күргәзмәсенә (ВДНХ) тәҗрибә уртаклашырга җибәрәләр. 42 ел сыер савучы булып эшләгән Гөлфия Зарипова күпләгән хөкүмәт бүләкләренә лаек була. 1956 елда авылдашы Сәгыйть Зарипов белән гаилә корып, 4 ул тәрбияләп үстерәләр. Гөлфия Зарипова төп йортта улы Зөфәр гаиләсе тәрбиясендә яши.

Байлар Сабасында яшәүче Рамазан Сәхәбетдин улы Сәхәбетдинов Мамадыш районы Ишки авылында туа. Мәктәптә белем алганнан соң Владивостокта диңгез десантында хезмәт итә. Аннан кайткач, Әбде урман хуҗалыгында тракторчы, шофер, механик, 1961 елдан Шәмәрдән урман хуҗалыгының тәэмин итү бүлеге начальнигы булып эшли. 1964-1990 елларда Кама урман хуҗалыгында механик вазифаларын башкара. Балык Бистәсе кызы Мария белән тормыш корып, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге көндә Рамазан Сәхәбетдинов тормыш иптәше Мария апа белән оныгы Олеся гаиләсе тәрбиясендә гомер кичерә.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев