Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иләбәр авылында яшәүче Гөлфия Зариповага 90 яшь

Иләбәр авылында яшәүче Зарипова Гөлфия Заһир кызына 15 гыйнварда 90 яшь тулды.

Ул гомере буе фермада эшли. 1952 елда Мәскәүдә Авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә (ВДНХ) бара. 1972-1977 елларда Гөлфия Заһир кызы Эзмә авыл советы депутаты булып тора. Үзенең хезмәтен җиренә җиткереп башкарган сыер савучы Голфия Зарипова хезмәте һәрдаим тантаналы җыелышларда бүләкләргә лаек була. 1973 елның 13 сентябрендә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1956 елда Зарипов Сәгыйть Зариф улы белән гаилә корып, 4 ул тәрбияләп үстерәләр. Алма агачыннан ерак тошми, диләр. Аларның уллары Миннислам, Рамазан, Илшат төрле өлкәләрендә җитәкче урыннарда эшлилэр. Тыл һәм хезмәт ветераны Зарипова Голфия төп йортта улы Зөфәр тәрбиясендә яши.

Эзмә авыл җирлеге башлыгы Альмир Шәйхетдинов Гөлфия Зарипованы юбилее белән тәбрикләп Россия Президенты В.Путинның Котлавын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев