Юлларда игътибарлы булыгыз!
Район территориясендә 7 июльдән башланган “Иминлек каешы” оператив-профилактика чарасы бара. Әлеге чараның максаты – юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан иминлек каешын куллану буенча административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау. Чара 16 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Агымдагы атнада шулай ук ”Тоннель” операциясе дә үткәреләчәк.


Нет комментариев