Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Имәннәр дә шаулап үсәр

Шушы сүзләр кергән оптимистик рухтагы җырны әле дә яратып тыңлыйбыз. Имәннәр - Татарстанның нефть һәм ак барс кебек символларының берсе ул.

Кызганычка  каршы, 1978-1979 еллар кышында  алар нык  зыян   күрде. Шулай дип 20 ел  уфтандык та, хәзер республика юкка  чыккан имәнлекләрне  кайтаруда   сүздән эшкә   күчәргә ниятли. Бу мәсьәлә агымдагы атнада РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары-Федераль урман ху­җалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенконың  Татарстанга булган эш сәфәре вакытында  да күтәрелде. Экология, табигать ресурслары һәм  Урман хуҗалыгы министрлык­лары коллегияләренең уртак киңәй­телгән киңәшмәсендә катнашканнан  соң,  ул  Лесхоз  селекция-орлыкчылык үзәгендә дә булды. Аны Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский,  урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, район башлыгы Рәис Миңнеханов озатып йөрде. Сергей Аноприенко иң элек Татарстан  урманчылыклары продукциясе, Саба җитештерүчеләренең сәнәгать товарлары  күргәзмәсе белән танышты. Барысы да үзенчәлекле,  кызыксыну  уятырлык  иде. Һәр  күргәзмә сәнгать әсәре кебек килеп  чыккан. Урман җәнлекләре карачкылары экспонатлары, савыт-саба, кәрҗин һәм башка агач эшләнмәләре, Яшел  Үзән  урманчыларының туздан ясалган җиләне, урман хәзинәсе – һәммәсе дә кунакларның игътибарын җәлеп итте. Сергей Аноприенко күргәзмәдә катнашучыларның табигатьне саклау, ресурслардан оптималь файдалану, агачтан калдыксыз алым белән яңа төр товар эшләү буенча тәкъдимнәрен дә кызыксынып тыңлады...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев