Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Имтиханны – яңача

Узган атнада Саба аграр көллиятендә укучы булачак техник-механиклар яңа стандартлары буенча һөнәри осталыкны күрсәтү имтиханнарын тапшырды. Үз термины белән атасак, мондый демонстрация имтиханы WorldSkills хәрәкәте популярлаша башлагач гамәлгә керде. Әлегә ул – Татарстанда пилот проекты.

Демоимтихан тулысы бе­лән практикага корылган, теория  сөйләп баш ватасы  юк һәм белемеңне башка  төбәкләрдән   кил­гән бәйсез экспертлар бәяли.

 – Мондый имтихан без­дә беренче тапкыр  үткә­релә, – дип аңлатты директор урынбасары Илнар Мөхәммәдияров. – Быел көллияттә “Авыл хуҗалыгын механикалаштыру” белгечлеге буенча 66 студент диплом алачак. Шуларның 18е демоимтихан бирә. Ягъни студент биремне сөйләп түгел, эшләп күрсәтә. Моның  өчен WorldSkills  таләпләренә туры  китереп, 4 эш мәйданчыгы булдырылды. Студентлар 4 модуль – двигатель; электр җиһазлары; механик тапшыргычлар; параллель  йөртү системаларын программалаштыру буенча  сынау  бирә. Әйтик, соңгысында студент глонасс системасы аша басудан баручы тракторның  киңлеген, чәчкеч характеристикаларын программалаштыра, эшне  каршындагы басу  сурәтенә карап визуаль   көйли.

 Имтихан нәтиҗәләре буенча, максималь баллның яртысын туплаганнар “skills паспорт” алачак.  Ул көнне имтихан мәйданчыгында  Балтачтан килеп белем  алучы Фәннур Сабирҗанов белән Рәйхан Садыйков, Арча  егете Риназ Биктов, Шәмәрдәннән Илназ Садыйковның  сынау  биргән  чагына туры  килдек. Илназ МТЗ-1221 тракторының ягулык аппаратын (ТНВД), клапаннарын,  форсункасын, Рәйхан пресс-җыйгыч көйли иде..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев