Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ишан хәзрәт рухы яңарды

Кем соң ул Бигәнәй авылы Ишаны? Тарихта аның турында нинди мәгълүматлар саклана? Шушы һәм башка бик күп сорауларга 17 декабрьдә районыбызның күренекле дин эшлеклесе Вәлиәхмәт Мөхәммәтгалим улының вафатына 100 ел тулуга һәм төбәгебездән чыккан галимнәрне искә алуга багышланган «Саба укулары» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә җавап алырга мөмкин булды.

Районыбызда барлыгы 218 борынгы кабер ташы саклануы  билгеле.  Бу үзе үк төбәгебез  авылларының ташъязма истәлекләргә бай булуы турында сөйли. Конференция эшендә катнашкан республикабызның танылган галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, җитәкчеләр иң элек Казанчы Бигәнәй авылы зиратында таш койма белән әйләндереп алынган Ишан хәзрәт каберлегендә булдылар. Мәйданы 12х16 метр тәшкил иткән  урында бүгенге көндә борынгы 11 кабер ташы саклана. Тарихи чыганакларда биредә Ишан нәселеннән булган 16 кеше җирләнүе турында әйтелә. Кабер ташында язылганча,  Вәлиәхмәт Мөхәммәтгалим углы Галимов  1848 елда туган, 1919 елда 71 яшендә  вафат булган. Конференция кунакларына  Сатыш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Мөхәмәтханова  Ишан хәзрәт турында билгеле булган мәгълүматлар турында сөйләде. Мәгълүм  булганча, исеме гасырларга барачак тарихи шәхес Сатыш мәдрәсәсендә, аннан Төркиядә, Фирганә, Бохарада дини һәм медицина  белеме ала. Хөр фикерле, укымышлы, ярдәмчел, мәрхәмәтле кеше булуы белән тирә-юньдә абруй казана. Авылда  Ишанлык эшен алып бару  белән бергә, халыкны дәвалау белән шөгыльләнә.  Озак дәвалануга мохтаҗ кешеләр бик ераклардан килеп  Ишанның өендә айлар буе яшәп, тәннәренә сихәт алалар. Исем кушарга килгән һәр баланы хәзрәт  яңа юрганга төреп җибәргән. Бу гамәле дә хәзрәтнең никадәр юмарт, кече күңелле булуы хакында сөйли. Ул чорда   гарип балалар, акылга зә­гыйфь кешеләр һәм башка авырулар  Ишан йортыннан  өзелмәгән, ишек алларында читтән килгән бик күп җигүле атлар торган. Габдулла Тукайның әсәрләрендә дә авыруларны Бигәнәйле хәзрәткә алып китүләре турында тарихи чыганаклар саклана. Шулай ук 1905 елда Бигәнәйгә тупыллар алып кайтып утыртуы хакында да мәгълүматлар яши. Үзенең  төп нигезе янында  үсеп утыручы юан тупыл Ишан калдырган изгелекләр хакында авылдашларга гасырлар аша искәртеп тора кебек.  Бүген дә Бигәнәй авылында хәзрәт бакчасы дигән урын бар. Бу бакча элек әкияти дөньяны хәтерләткән. Анда күптөрле үләннәр, агачлар үскән. Бакча уртасында түгәрәк күлдә  аккошлар йөзеп йөргән. Йорты да әллә кайдан балкып торган. Билгеле булганча,  әлеге каберлектә Ишан хәзрәтнең беренче һәм икенче тормыш иптәшләре,  яшьтән үлгән 2 сабые, 1918 елда Алабугадан киявенә, ягьни Ишан хәзрәткә кунакка килгәч вафат булган 85 яшьлек  Әсфәндияр Мозаффаров та җир­ләнгән. Изге, тарихи урында  Ишан хәзрәткә багышлап Корьән укып, дога кылынганнан соң  конференция эшен Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда дәвам итте. Мәдрәсә тарихына багышланган музей  кунакларны үзенең уникальлеге һәм заманчалыгы белән сокландырды.  Музей мөдире Фәнил Һадиев биредәге экспонатлар белән таныштырды...

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/satysh-avylynda-saba-ukulary-fnni-gamli-konferentsiyase-uzdy

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Рөстәм Исмәгыйлов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев