Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иске Икшермәдәге авыл җыены: халык почта хезмәтен җайга салуны, җирлектә банкомат урнаштыруны сорый

Җирлек башлыгы Алмаз Биккинин үзара салымга башкарылган эшләр, биләмәдәге төзелешләр белән дә җентекләп таныштырды.

Иске Икшермә мәдәният  йортында  җыен янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше алып баручы дәүләт инспекторы Айнур Галимуллин чыгышы белән башланып китте. Ходай, ут-күздән сакласын дип тикмәгә әйтмиләр. Әлеге мәсьәлә җирлек  өчен аеруча тәҗел. Былтыр ике янгын теркәлгән. 2024 елда Иске Икшермә авылында яңа аерым  янгын посты да сафка басачак. Җирлек башлыгы Алмаз Биккинин үзара  салымга башкарылган эшләр, биләмәдәге төзелешләр белән дә җентекләп  таныштырды. 2023 елда 2 гаилә яңа өйгә күчкән, 4 хуҗалык төзелеш алып бара. Кадет мәктәбе укытучылары өчен 3 аренда йорты файдалануга тапшырылган,  80/20  программасы нигезендә  күп балалы 3 гаиләгә йорт салынган.

Халыктан   алынган  Иске Икшермәдәге ки­тап­­ха­­­нәне эшләтеп җибәрүгә,  авылда почта хез­мәтен җайга  салуга, җирлектә банкомат урнаштыруга кагылышлы сорауларга район башлыгы  урынбасары  Расих Закирҗанов  җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев