Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ИСТӘЛЕККӘ КАЛДЫ ХАТЛАРЫ

Бөек Җиңүгә – 73 ел тулу уңаеннан “Саба таңнары” газетасында фронттан килгән солдат хатлары рубрикасы ачылгач, әниемдә бабамның күз уңыдай саклаган хатларын барладым.

  Әтием белән әнием – әтисез, ятим  үскән  сугыш  чоры балалары. Кулымда әниемнең әтисе  Мөхәммәтхан Ногман улы Ногманов хатлары. Бу хатларда күпме сагыш, сагыну михнәт һәм...  җылылык.

  1910 елда туган бабам 26 яшендә (ул вакытта дәү әниемә 22 яшь булган) өйләнә. Ике кыз,  бер ул дөньяга килә. Бала чакта каты авырудан улларын югалту ачысын да бергәләп күтәрә алар.  Сугыш башланганда бабам  Оетта  авыл Советы рәисе булып эшләгән.  Сабага эш белән барган җиреннән сугышка  алып Шәмәрдәнгә озатканнар.  Дәү әни  аш пешереп  кайтканын көтеп торса да, бабам шул китүдән  кайтмаган. Хәбәрсез югалган. Истәлеккә бары аның сагынычлы кайнар сәламнәр белән язылган хатлары гына калган.

   Бүгенге көндә әниемдә бабамның 2 хаты саклана.

  1 нче хат:   “Сагынычлы хат башы. Кызыл армия сафларында хезмәт итүче Ногмановтан  Оет авылында яшәүче сөекле иптәшем Фәйрүзә сиңа үземнең тарафтан булган сәламнәремне җибәреп калам. Һәм дә кызым Фәүзия белән кызым Наиләгә кайнар сәламнәр җибәреп калам. Һәм дә минем тарафтан әби-бабайларга, әти-әниләргә, Мәгъмүрәгә, Мөнирә­ләргә, Мифтах һәм Нургайнан абыйларга сәлам әйтерсең.

 1941 елның 14 декабрендә Кубандуктан китеп, 28 декабрьдә фронтка кереп, 1 январьда яраланып  чыктым. Барабичи дигән шәһәргә  госпитальгә  кайтардылар. 22.01.1942 ел.”

  2нче хатта мондый юллар бар: “26 январьда чыгып, 2 февральдә яңадан Новгород юнәлешендә фронт­ка якын килеп туктадык, 3 фев­ральдә  сугышка кереп, 10 сында исән-сау чыктым... 18.02.1942 ел.”  Бу хатында бабай бик тә борчылып, безнең яклардан хәбәр ала алмавын, туганнарның исәнлеген, күрше күләннәрнең, авылдашларның су­гыштан кайту-кайтмауларын бе­леш­кән.  Шуннан соң  бүтән хаты килмәгән. Әни бабайны хәбәрсез югалган булгач,  эзләтеп тә карады, “Хәтер китабы” редакциясе  белән берничә тапкыр  элемтәгә дә кердек, файдасы булмады. Ә дәү әнием соңгы көннәренә кадәр көтте.

Энҗе Заһидуллина,

Саба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев