Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җитә җәйге каникул – юлларда игътибарлы бул

Укучыларның җәйге каникулы алдыннан, “Игътибар балалар” оператив-профилактика чарасы кысаларында ЮХИДИнең район бүлекчәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре К. Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәбе-интернатында белем алучылар белән очраштылар.

Профилактик әңгәмә барышында укучыларга юлларда үз-үзеңне имин тоту буенча инструктаж үткәрелде, балалар катнашында булган аварияләрнең төп сәбәпләре турында мәгълүмат бирелде. Караңгыда урамда йөргәндә киемгә яктылык кайтаргыч элементлар тагуның зарурлыгы, автомобильдә барганда иминлек каешларының һәрвакыт эләктерелгән булырга тиешлеге, 14 яше тулмаган балаларга велосипедта урамның машиналарның йөри торган өлешенә керергә ярамаганлыгы, юл билгеләренә һәрчак игътибар итәргә кирәклеге аңлатылды. Чара ахырында кадетларга яктылык кайтаручы шнурлар, тематик белешмәлекләр таратылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев