Сәхифәбез җаваплылыгы чикләнгән “Шытсу” җәмгыятенә багышлана
Җаваплылыгы чикләнгән “Шытсу” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте хуҗалыклар реестрында 2007 елның гыйнварында теркәлә. 2025 елда, Айдар бригадасын кертеп (хәзер “Саба” җәмгыяте алды), 8638 гектар сөрү җирләренә ия булып торды. Мөгезле эре терлекләр саны 2026 елның 1 гыйнварына 2718 баш тәшкил итте. Моннан тыш Елышта атлар һәм сарыклар асрала. Хуҗалыкта 147 кеше эшли. Аларның хезмәт җитештерүчәнлеге 2024 ел күрсәткеченә карата 11 процентка артып, 2,424 миллион сумга җиткән. Барысы 356858 мең сум акча кереме (109%) тәэмин ителгән. 2024 елдан хуҗалыкны Сатыш авылында туган Флорид Галләмов җитәкли.
Бурычлар билгеле, максатка ирешелер

“Узган хуҗалык елы игенчелек тармагы өчен уңай килде, – диде Флорид Фәрит улы. – Бөртеклеләр Шытсу бригадасында барысы –1420, Айдар ягында 2102 гектарда чәчелгән иде. Шуның 1200 гектары, бергә алганда, көзге культуралар. Күпьеллык һәм берьеллык үләннәр, кукуруз, суданка мәйданнарында да техника максатчан эшләде. Язгы кыр мәшәкатьләре 2025 елда 4 апрельдә иртә туңнан үсемлекләргә ашлама, КАС-32 сибүдән башланып китте. Барлык агротехника чаралары үз вакытында башкарылды. Барысы 90433 центнер ашлык җыеп алынды. Шытсуда бер гектардан уртача – 34,56, Айдар бригадасында 24,78 центнер уңыш чыкты. Терлекләргә сенаж – 27012, силос – 21050, печән – 295, салам 3957 тонна әзерләнде.
Мул азык – терлекчелек продукциясе җитештерүнең төп нигезе. Хуҗалыкның Түбән Шытсу фермасында сыерлар үткәргечкә, Югары Шытсуда 2008 елда файдалануга бирелгән комплексында “Де Лаваль” аппаратларында савыла. Хисап чорында барысы 53369 центнер, бер сыерга уртача 9479 килограмм сөт җитештерелде. Кызганычка каршы, 2024 ел күрсәткечләреннән чигенү күзәтелде һәм моның сәбәпләре анализланды. Хәзер тармакта сөтнең җитештерү күләмен арттыру юнәлешендә нәтиҗәлерәк эшләү бурычы куелды. Агымдагы елның узып киткән айларында саннарда күпмедер уңай үзгәрешләр күренә. Сөт бәяләренең кимүе шартларында сатып алына торган терлек азыгын киметеп, чыгымнарны экономияләү мәсьәләсе дә көн кадагында. Искерә барган технологияләрдән дә акрынлап арына бару сорала. Шул максаттан Югары Шытсуда 600 башка исәпләнгән яңа комплекс төзелә башлады. Хәзерге вакытта саву залының каркаслары эшләнеп, сыерлар тотыла торган торак корылып килә. Заемга алынган 26 миллион сумлык саву залы җиһазлары урнаштыру өчен үз вакытын көтә. Сэндвич-панельләр дә кайтарылды. Башланган эш – беткән эш, диләр. Комплекс төзелеше чыгымнары хәзерге көнгә 58,841 миллион сум тәшкил итте һәм сөт сату бәяләренең кимүе шартларында акча кеременең азаюы төзелешкә тоткарлык ясамавы аеруча мөһим.
Халык, корал эшләр, ир мактаныр, ди. Бу очракта сүз машина-трактор паркын ел саен яңартып тору зарурлыгы турында бара. Кирәк тирәкне ега дигәндәй, 2025 елда хуҗалыкка “МТЗ–82” тракторы, КУН үзтөягече, пневматик “ТС-М8000А” кукуруз чәчкече, 4 роторлы үлән чапкыч, күтәртелүче тырма, печән әйләндергеч (ворошилка) һәм башка агрегатлар алынды. Аларның гомуми бәясе, саву залы һәм вертикаль сөт суыту җиһазларын кертеп, 38,1 миллион сумнан артты. Яңа техникага сорау туып тора, ихтыяҗ финанс хәленә карап хәл ителеп бара.
Агымдагы ел планнарына килгәндә, беренче чиратта язгы кыр эшләренә аз вакыт калып баруы истә тотыла. Тагылма агрегатлар әзер. 2026 ел унышы өчен барысы 1362 гектарда арыш, көзге бодай, тритикале чәчелде. Бөртекле-кузаклы культураларның уңышын гектарына 30 центнердан киметмәү, сөт җитештерүне 105, итне 103 процентка арттыру бурычы куелды.
Максатка ирешү хуҗалыкның финанс-икътисадый хәлен яхшыртырга ярдәм итәчәк. Куелган бурычларны бердәм коллектив белән башкарып чыгарбыз дип ышанып калам.
Малларны ярату кечкенәдән килә

Узган гасырның 80нче елларында терлекчелеккә килгән кызларның хезмәт юллары күпмедер охшаш: мәктәптә укыганда ук фермаларда эшләүче әниләренә булышканнар, аннары аларны алыштырганнар. Кем әйтмешли, мәхәббәткә миң мишәйт итми. Маллар янында яшьли мәш килү, аларны ихлас яратуга әйләнә. Сизми дә каласың. Илсөяр Фәрхуллина да 6нчы-7нче сыйныфтан ук сыер савучы әнисенә ярдәмләшеп үскәч, урта мәктәптән соң фермага эшкә килә. Инде шуннан соң 39 ел узган. “Башка хыяллар да юк түгел иде. Яшьләрне авылда калдыру агитациясе көчле вакыт. Комсомол яшьләр фермалары дигәч, шул дулкынга иярелгән. Үкенмәдем, ияләнелгән. Эшли башлаганда авыр иде, яшьлек белән беленмәгән. Апаралар болгатабыз, азыкны үзебез салабыз, салам алып килеп, тагарак тутырып башак бирәбез. Сыерлар җәйге лагерьга күчерелгәч, кул белән имчәкләрен тартып сыерлар савабыз. Пар чиләкләр күтәреп торакның бер башыннан икенче башына йөрүе дә җиңел түгел иде. Ул авырлыклар инде артта калды. Хәзер сөтне үткәргечкә савабыз, ашатырга миксер белән кертелә. Торакта 96 сыер, ике кешегә 48әр туры килә. Кулдашым Гөлнур Мөхәммәтҗанова Айдар авылыннан килеп эшли. Һәрберебездә 6шар саву аппараты, шуларны сыердан сыерга күчереп барып вакыт үткәне дә сизелми. Беренче сменада сыер ике тапкыр иртән һәм көндез савыла”, – дип сөйләде ул эше турында.
Илсөяр Фәрхуллинаны ферма мөдире Зөһрә Дорофеева да мактады. “Үрнәк гаилә. Ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Аның бертуган энесе Илһам Якупов Теләчедә яши, күп кенә җырлар авторы. Илсөяр апа хезмәтенә бик җаваплы карый. Гөлнур Мөхәммәтҗанова белән кушылган тиешле эшне төгәл үтиләр. Гомумән, фермада 17 кешенең барысы да – сыер савучысы, терлекчеме, азык кертүчеме – берсенең дә йөзне кызартканнары юк. Юасы, җыештырасы булса да, безнең вазифага керми дип тормыйлар. Мин алардан бик канәгать”, – диде. Илсөяр Фәрхуллина 2025 елда 40 сыердан үткәргечкә барысы 1642 центнер сөт савып алган.
Кырга чыккач ватылмаска!

Хуҗалыкның машина-трактор паркында агымдагы елда башкарасы эшләр өчен техника ремонты алып барыла. Инде тагылма агрегатларны комплектлап бетерәсе генә бар. Слесарьлар Газинур Гомәров белән Алмаз Тимергалиев “ОПС-8” кукуруз чәчкечен яңа сезонга әзерләгән вакытта фотога төшердек. “Ватык җирен генә төзәтәсе түгел. Рус әйтмешли, от и до сүтеп җыярга кирәк. Шулай итмәсәң, кырга чыккач бөтенләй ватылырга мөмкин. Подшипникларын алыштырмыйча булмый. Запчастьлар кайта, зарлана торган түгел. Мастерской чиста, җылы. Пресс җыйгычлар, чапкыч, культиватор, тырмалар әзерлек сызыгына куелды инде. Ватылып кайткан техниканы да ремонтларга булышабыз”, – диде Газинур Гомәров. Тырыш механизатор моңарчы тракторда эшләде, 40 елдан артык стажы бар. Хәзер эшен улы дәвам итә.
Баш инженер Илгиз Шәвәлиев сүзләреннән күренгәнчә, хуҗалыкта хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы мәсьәләләренә дә игътибар кимеми. Былтыр бу максатларга 959 мең сум акча тотылган. Бер эшчегә уртача 6524 сум туры килә. Янгын чыгуга каршы чаралар күрелеп, электр җиһазлары алыштырылган, 40ка якын утсүндергеч алынган. Һәр җитештерү һәм технология объектларында щитлар яңартылган.
Дуслык телендә

Югары Шытсу комплексындагы “Делаваль” саву залында шартлар бөтенләй икенче. Саву аппаратын җиленнәргә бил бөгеп каптырасы түгел. Туры баскан килеш кенә эшлисе. Авыр күтәреп, аякка резина итек киеп йөргән вакытта буыннар сызлавы сыер савучыларның профессиональ авыруы саналды. Хәзер терлекчеләргә андый куркыныч янамый. Иртәнге сәгатьтә торулары җиңел булмаса да, фермага килгәч һәм сыерларның продуктлылыгы приборда күренгәч, барысының да күңеле күтәрелә. Моны үземчә көзен бәрәңге казу белән чагыштырдым. Бер төпне алып атканда дәү-дәү бүлбеләр тәгәрәп китә икән, тагын казыйсы килә. Сыер саву да шулайрак, түләве дә сөткә карап бит. Ферма мөдире Нәҗип Гарипов сыер савучыларның эшеннән канәгать. “Хезмәт өч сменалы. Алты хатын-кыз – Алсу Дәүләтшина, Рәйлә Галимова, Гөлзилә Мәүлетова, Илсөяр Дәүләтшина, Алсу Габдрахманова, Инга Кутякова 445 сыердан тәүлеккә 12,5шәр тонна сөт савалар. ”Делаваль”не операторлар Тәлгать Гыймадиев һәм Николай Колесников эшләтә. Бүген Алсу Габдрахманова белән Инга Кутякова сменасына туры килдегез. Татар авылына хас түгел фамилияләргә гаҗәпсенмәгез. Бездә Киров өлкәсеннән килгән 9 кеше эшли. Инга – шуларның берсе. Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, диләр. Үзем дә кадрлар эзләп, күрше өлкәләргә шактый йөрдем. Тапкан кешеләрнең барысы да диярлек матур гына эшләп китә. Шулай аралашабыз, дуслык телендә аңлашабыз”, – диде Нәҗип Гарипов.
Көндәлек савылган сөт алар арасында тигез бүленә. Былтыр Алсу Габдрахманова белән Инга Кутякова барысы 10976 центнер сөт савып алганнар. Бер сыерга уртача 7730 килограмм туры килә.
Агроном Алмаз Шәйхуллин чыгышыннан:
“Чәчүлек орлыкны химикатлар белән эшкәртү вакытында бер “ПС” машинасы гына тиешле күләмне бирә алмый. Шуңа күрә тагын бер агрегат сатып алырга кирәк.
Җир эшкәртергә агрегатыбыз булмау сәбәпле, “БДТ” тибындагы агрегат алуны күз алдында тотасы иде.
Көздән ук кырларны зурайту өстендә эшли башладык. Культураларны бер урында минимум 300 гектар мәйданда чәчкән очракта җитештерүчәнлек арта һәм агрегатларны күчереп йөртү дә кимиячәк. Бу эшне дөрес иттереп башкарып чыгар өчен чәчү әйләнешеннән читкә тайпылмаска кирәк”.
Сыер башы – сәламәт бозау

Яңа гына туган бозау бик тиз аягына басса да, ул әле сәламәтлеген кайгыртуга мохтаҗ түгел дигән сүз түгел. Алар чирләргә тиз бирешә, дөрес ашатмасаң, эчләре китә һәм башкалар. Югары Шытсу фермасында аларны сәламәт итеп үстерү 2023 елдан бозау караучы Наталья Бушуевага һәм Станислав Грещукка ышанып тапшырылган. Киров өлкәсеннән килгән гаилә биредә эш урыны да тапкан һәм йорт белән дә тәэмин ителгән. Уллары Олег армиядән соң туры Югары Шытсуга кайткан. Бертуганы Анатолий да ветеринар ярдәмчесенә йөкләнгән вазифаны башкара. Туган авылларында эш калмаганлыктан, алар безнең районга килгәннәр. “Эшсезлектән кемнәрдер өендә генә утыра, икенчеләр вахта белән йөри. Без Югары Шытсуны сайладык. Тормышка җайлаштык, инде үзебез маллар асрап яшибез. Авыл халкы белән яхшы мөнәсәбәттә, кунакчыллык күрсәтәләр”, – ди Станислав.
“Ферма мөдире Нәҗип бик яхшы кеше, ул безне бирегә алып килде. Яңа тормыш башладык”, – дип сүзгә кушыла Наталья Бушуева. Алар үзләре үк буаз сыерларны бозаулаталар һәм үрчемне 10 көнгә кадәр үстерәләр. Бу чор бозау тәрбияләүдә аеруча җаваплы, чөнки 10 көндә терлекнең сәламәтлегенә һәм продуктлыгына нигез салына. Ашату һәм караудагы хаталар озак вакытлы тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бозауны оптималь шартлар белән тәэмин итү, баланслы туклану һәм авыруларны профилактикалау чараларын үткәрү өчен кагыйдәләрне үтәү мөһим. Гади генә таләп: аслары да һәрвакыт коры һәм чиста булырга тиеш. 2025 елда бозауларның үлем очраклары кимүендә аларның тырышлыгы зур. Быел Наталья Бушуева карамагына гыйнварда – 61, февральдә 50 бозау чыккан. Барысы да исән-саулар. Алдагы елларда сөт җитештерү муллыгын шулар хисабына яңартылган көтү тәэмин итәчәк.
Берүзенә өч техника

Югары Шытсу авылыннан Флюр Гомәров аграр көллияттә укыганда ук 16 яшеннән тракторга утыра да, шуннан бирле техникадан аерылганы да юк. Яшь күренсә дә, гомуми стажы инде 19 елга җыелган. Кыр батыры булганы да, үлән чабуда районның иң алдынгы механизаторлары исемлегенә кергәне дә бар. Берүзенә өч техника ышанып тапшырылган. Кыш көннәрендә күбрәк “МТЗ-1221” тракторында фермада була. “Иртәнге бишенче яртыда комплекска киләбез дә, тирес тә, терлек азык та төйибез. Быел кар да күп яуды. Түбәдән төшерелгәнен дә читкә чыгарырга кирәк. Язга таба Т-150 тракторына күчәм, күбрәк кырларга аммиак суы кертәм. Аннары урып-җыю сезонында комбайнга утырам. Былтыр өр-яңа “Полесье”да эшләдем”, – ди Флюр.
Уңган механизатор былтыр 279 норма/смена үтәгән, 2698 шартлы эталон гектарда эш башкараган.


Нет комментариев