Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җитлекми туган балаларга җылы кирәк

Соңгы елларда республикада “Көмеш яшь” волонтерлык хәрәкәте дә популярлашып китте. Аларның сафына быел районыбыз өлкәннәре дә теләп кушылды.

Волонтерлык яшьләргә генә хас гамәл дип уйласагыз, нык ялгышырсыз. Игелекле эш белән шөгыльләнергә өлкән кеше булу да комачауламый икән. Соңгы елларда республикада “Көмеш яшь” волонтерлык хәрәкәте дә популярлашып китте. Аларның сафына быел районыбыз өлкәннәре дә теләп кушылды.

Явлаштау авылы көмеш волонтерлары

Саба җирендә әлеге хәрәкәтнең башында шушы көннәрдә Юстиция министрлыгында автоном коммерцияле оешма буларак теркәлгән һәм мавыктыргыч “Уйла” уены оештырулары белән танылган “Хәят” хатын-кызлар клубы тора. Гел яңалыкка омтылучы гүзәл затларыбыз тормышта ныгып урнашкан стереотипларны җимерергә сәләтле. Чыннан да, нигә бер урында таптанырга ди әле.

“Безгә “Көмеш яшь” волонтерлык хәрәкәтен оештырырга бер ел элек тәкъдим иттеләр. Максаты да билгеле иде. Россиядә инде 12 ел җитлекми туган балаларга хәйриялек итү акциясе оештырыла. Андый сабыйлар аз түгел. Әйтик, республика перинаталь үзәгендә ай саен 80ләп бала вакытыннан алда дөньяга килә. Алар бик зәгыйфь, организмнарында җылы алмашы фуніциясе формалашмаган була әле. Билгеле булганча, реаниматологлар җитлекми туган балаларны йоннан бәйләнгән киемгә төрергә тәкъдим итә. Йон тукыма нәфис тәннәрен җиңелчә кычыттырып, аларга суларга кирәген дә искә төшереп тора. Әниләр исә ул арада йон киемнәр табарга әзер түгел. Шуңа күрә аларга булышуны хәйрия оешмалары, волонтерлар үз өсләренә алганнар. “Хәят” клубына йөрүчеләр дә “50+” акциясендә катнашырга булдык. Безгә Балалар иҗат үзәгендә бәйләү түгәрәгенә йөрүчеләр дә кушылды. Зөлфия Гыймадиева һәм Гөлнара Хаҗиева җитәкләгән түгәрәкләргә йөрүчеләр кармавычлы курчаклар, осьминожкалар бәйләүгә алындылар. Саба аграр көллиятендә Зилә Фәритовна җитәкләгән коррекцияле төркем кызлары бәйләгән чыршылар исә Саба истәлеге булачак”,– дип сөйләде клуб җитәкчесе Гөлнара Фәтхерахманова.

Ул авырлыклары 500 грамнан аз гына арткан сабыйларны фәрештәләргә тиңләве белән дә хаклы.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев