Юбилярны В.В.Путин котлады
Туктар авылында яшәүче Нурзия Кадыйровага 95 яшьлек юбилее уңаеннан РФ Президенты В.В.Путинның котлау каты тапшырылды. Юбилярны район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин котлады.
Нурзия Хәлил кызы Кадыйрова 1929 елның 20 октябрендә Мәртен авылында туган. Аның балачагы сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә. Нурзия апа лаеклы ялга чыкканчы Туктар кирпеч заводында хезмәт куя. Фидакарь хезмәте өчен күпсанлы медальләргә һәм “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була. Тормыш иптәше Габдулла белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Кадыйровлар гаиләсе тырыш, тату хезмәт сөючән булулары белән авылдашлары арасында зур хөрмәт казана. Кызлары Зәлия - Чулпыч авылында, уллары Рамазан һәм Илгиз Чабаксар һәм Казан шәһәрләрендә яшиләр. Кызганычка каршы, Габдулла абый 1996 елда дөнья куя. Нурзия апа бүгенге көндә 3 онык һәм 2 оныкчыгының яраткан дәү әнисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев