Югары Шытсу авылында гомер итүче Руза Әхсәнованы олы юбилее белән тәбрикләделәр
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов, күмәк хуҗалык вәкилләре котлады.
Әхсәнова Руза Рәшит кызы 1935 елның 6 апрелендә Югары Шытсу авылында дөньяга килгән.
Руза апа тумыштан сөйләшә алмый һәм колагы ишетми. Аның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар, ятимлек күреп үсә ул. 1961 елда Югары Шытсу авылы егете Әсхадулла абыйга кияүгә чыга. Аш-суга, кул эшләренә уңган килен була Руза апа.
Әсхадулла абый белән алар бик тәртипле 1 кыз, 1 ул устергәннәр. Бүгенге көндә балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар.
Руза апа бала чагыннан зурларга ияреп колхоз басуына чүп утарга һәм башка күп төрле эшләргә йөргәннәрен хәзер дә искә ала. Гомер буе “Беренче Май” колхозында терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыккан. Намуслы, тырыш хезмәте өчен Руза апа күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Руза апаның бүгенге көндә 4 оныгы, 4 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта ул Югары Шытсу авылында килене Әлфия тәрбиясендә гомер итә.
Күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна күрә Руза апаны авылдашлары бик хөрмәт итә.
Без Руза апага балаларының, оныкларының, оныкчыкларының игелеген күреп, бәхетле картлык кичерүен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев