Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“КабакБайда” - мин дә бай

Кабак бәйрәме быел була микән диеп уйлап йөргәндә, үзебезнең газета битләреннән дә, “Дулкыннар” радиосы аша да ишетеп белдем. Быел җиңүчеләрне бүләкләр дә көтә дигәч кызыксынып та куйдым. Быелдан артык катнашып күп мактау кәгазьләре алдым. Ләкин бу конкурсны - кабакка данны без инде 20 ел элек җырладык.

Мәскәү күргәзмәсендә 4 фәнни-тикшеренү эше белән узем, укучыларым үз һәм мәктәп бакчасында устергән яшелчәләрне дә матур булсын диеп җибәрдек. Дөрес бер кабак җибәреп кенә Лауреат исемен дә, алтын медаль дә алып булмый. Саба, Лесхоз урманнарын, кырларны экологик чисталыгын тирәнтен өйрәнү иде ул. һәм эшем бик нәтиҗәле булды. Гомумән мин мәктәп эскәмиясеннән Мәскәүнең физика-математика югары мәктәбенең биология бүлегендә укыдым, ул вакытта ук тикшеренү эшләре белән шөгыльләндем, җитәкчем ул вакытты үземнен биология укытучым Миннеханова Рафида Мансур кызы булды. Быел да үземне сынап карарга булдым. Алдан папка эшләп куйган идем, үзем язган, бердә укылмаган шигырьләрне. Быел үзем бер каптан үстергән төрле төстәге кабакларда - композиция -“Три сестрички под окном пряли поздно вечерком диеп” А.С.Пушкин әсәрләрен кулланып, аларны бизәп, яулык яптырып үземнең гимназия өстәленә куеп төшердем дә әле. Жюрига барып әйттем, тапшырдым. Быел бик үзенчәлекле - республика күләмендә үткәрелүе бик әйбәт булган. Матур урын урында урнашкан. Без су коенып үскән - су буйларын танып булмый. Бик күп үзгәрешләр, уңайлы юллар, матур утлар, үземнең укучым Галимуллин Алим дизайны композициясе белән утыртылган агач, куакларны күрдем. Чит яклардан кайткан Екатеринбург, Чаллы кунакларымда үзгәрешләрне хупладылар, чишмәләр төзекләндерелгән, матур булган “Бер ракушка” гына ни тора диеп киттеләр.

Кабак патшага багышланган күргәзмәләрне карап чыктым, Саба гимназиясе, Юлбат, Кынгырау бакчалары осталары белән пешерелгән тәм-томнарга бәя биреп чыктым - тәмле. Бик күк выставкаларны карап узебезнең гимназиябезнекен бигрәктә охшатып, мактап киттем. Төрле күргәзмәләрне карап - үземә яна төр роза, карлыган, чәнечкесез крыжовник сортларын алдым. Казаннаннан килгән (студия- мастерская по карвингу) ул төрле җиләк-җимештән матур әйберләр эшләу студиясендә. Үземне сынап карадым эшләп буламы диеп - унышлы килеп чыкты. Алмага бизәк төшеру. Карбыздан роза чәчәген бүләк тә иттеләр. Ник баеп кайттым дисезме? Истәлеккә мактау кәгазе -Диплом белән бүләкләндем, республика фестивалендә катнашып, мастер класс студиясеннән 2 мен сумлык, 500 сумлык Дом книгидан сертификат, Шәмәрдән оештыручыларыннан “Кабакбай” логатипы, безнең район эмблемасы төшкән кружка белән дә бүләкләндем. Бәйрәмдә катнашу бик матур истәлекләр калдырды, һөнәре барның - эше бар, эше барнын - төше бар диеп юкка гына әйтми безнең халык мәкале.

Байлар Сабасы, ветеран укытучы Мөхәмәдиева Розалия Әүхәди кызы

Фото: Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X