Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КАДЕТЛАР КИЛӘЧӘКНЕ УЙЛЫЙ

Узган атнада “Студентлар десанты” Бөтенроссия акциясе кысаларында Россия Эчке эшләр ми­нистрлыгының Са­­ба районы бүлеге хезмәткәрләре Икшермә кадет мәктәбе-интерна­тының югары сыйныфлар укучылары белән очраштылар. Бу чара күчмә Ачык ишекләр көне форматында узды.

Ни өчен дигәндә, кадетлар – хәрби һөнәрләр сайлауга  якынрак торган укучылар. Белем  алганда  ук  барысы да бертөсле  формадан  йөриләр, дисциплиналы булырга кечкенәдән өйрәнәләр. Димәк, аларны без киләчәктә  хокук саклау органы хезмәткәрләре сыйфатында да күрергә бик мөмкинбез. Кадетларны полиция хезмәте үзенчәлекләре белән кадрлар мәсьәләләре буенча бүлек начальнигы  урынбасары Булат Сабиров таныштырды. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, юристлар әзерләүче уку  йортларына  керү тәртип­ләре турында  сөйләде.  Балигъ булмаган балалар эшләре  буенча инспектор Раил Габдерахманов та  кадетларда үзенең  белгечлегенә  кызыксыну  уятырга  тырышты. Яшүсмерләрнең хокук бозуларын кисәтү өчен кирәкле  сыйфатлар – сизгерлек, әдәплелек, баланы аңлый белү, алар өчен чын дус, кирәк чакта кырыс та, таләпчән дә булудан башка биредә уңышка ирешеп тә булмый торгандыр. “Без  укучылар арасында  еш булабыз, очрашулар, әңгәмәләр  үткәрәбез. Бу хезмәтне башкару  өчен балигъ булмаганнарга яр­дәм итү омтылышы  ке­шенең күңелендә кеч­кенәдән тәрбияләнергә тиеш. Закон белән  конфликтка  кергән үсмерләр проблемасына аеруча игътибар бирергә кирәк, эшне үзагымына куярга ярамый. Балалар - безнең киләчәгебез, бүген моңа игътибар итмәсәк, иртәгә соң булуы мөмкин”,– дип  сөйләде  инспектор...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев