Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кайда күпме сөт савалар?

Авыл хуҗалыгында кышлату чоры

   Авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек идарәсе оператив мәгъ­лү­матларыннан күренгәнчә, 28 октябрьдә район терлекчелек комплексларында һәм фермаларында  һәр  сыердан  уртача 28,4  килограмм сөт  савып  алынган. Бу былтыргының шушы көне күрсәткеченнән 2,1 килограммга күбрәк. Савым сыерларның продуктлылыгы “ПМК” җәмгыятендә  – 37,8, “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында 36,5  килограмм  тәшкил итә. Шулай ук “Нырты” предприятиесендә дә җитештерүне узган  ел  күрсәткеченә карата 3,8  литрга  арттырдылар.

Район буенча 28  октябрьдә дәүләткә    3,5 процент  майлылыктагы, югары сортлы  326,6 тонна  сөт озатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев