Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Калатау авылында яшәүче Зиннур Фәттаховка 90 яшь тулу уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлавы тапшырылды

Зиннур ага 1931 елның 10 апрелендә Калатау авылында 5 балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Сугыш башлангач әтисе фронтка алына. Яшьтәшләре кебек Зиннур да күмәк хуҗалыкта эшли башлый. Туган авылында башлангыч белем алганнан соң, Шытсу мәктәбенә йөреп 7 сыйныфны тәмамлый.

Зиннур ага 1950-1954 елларда ерак көнчыгышта чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, махсус курсларны тәмамлап, лаеклы ялга киткәнче колхозда механизатор булып эшли. Намуслы хезмәте өчен хөкүмәтебезнең күп бүләкләренә лаек була.

1956 елда авылдашы Сания апа белән гаилә корып, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге көндә төп нигездә, балаларыннан игелеген күреп, уллары гаиләсе белән тигез, матур гомер кичерәләр.

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев