Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КАР АЗЛЫК КОМАЧАУЛАМАДЫ

Кар булмау сәбәпле, 2019-2020 еллар кышы­ның чаңгы сезоны соң ачылды. Инде температура плюс 2гә кадәр күтәрелеп, яуган кадәре дә суга әйләнә башлагач, “Тimerman” спорт ярышлары сериясе буенча 18 гыйнварда Сабада билгеләнгән төнге чаңгы узышлары трассасында да кар бетү куркынычы туган иде. Шөкер, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тырышлыгы белән андый хәл булмады, барысы да программадагыча ки­леп чыкты.

Тимерман спорт ярышлары  сериясе директоры  Вадим  Янгиров та  сүзен трассаны үрнәк хәлгә  китергәннәре  өчен район хакимиятенә,  спорт мәктәбенә зур рәхмәт белдерүдән башлады. “Район башлыгы Рәис  Нургалиевич чаңгы  спор­тына тиешле вакытта зур игътибар  бирде. Районда әлеге  спорт төре чәчәк ата. Timerman узышлары белән параллель рәвештә Яшел Үзәндә яшүсмерләр ара­сында да  ярышлар үтә. Хәзерге моментта Саба  чаңгычылары 3нче  урында бара һәм алар призерлар  сафында  калыр дип ышанасы  килә. Төнге  узышларда да трасса  хуҗаларының  сынатмаячагына шик  юк”, – диде  ул.

Ярышларда катнашырга 300дән артык кеше – мәктәпкәчә  яшьтәге  балалар, спортчылар кил­де.  “Сезне Саба рай­о­нында  күрүебезгә бик тә шатбыз. Безнең  өчен бу  бик   мөһим һәм  “Тimerman”  командасы бе­лән  хез­мәтт­әшлек дә­­вам итәр дип ышанабыз. Спортта иң  мөһиме –  аның  киң та­ралуы. Бүгенге ярыш та шул   максатка хезмәт итә.  Трассадагы кар  җеп­шек, шуңа   күрә барлык катнашучыларга фи­­нишка егылмыйча  ки­­леп җитүләрен, ә көч­­леләргә  җиңү  телибез”,– диде Марат Ишниязов спортчыларны тәбрикләү  сү­зендә...

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/rayon/bgen-sabada-timerman-tnge-chagy-uzyshlaryna-start-birelde

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X