Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КАРШЫЛАДЫК БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕН

Быел мәктәпләрдә беренче кыңгырау 3867 укучы өчен яңгырады. Шуларның 442се белем иленә беренче тапкыр аяк басты.

Саба гимназиясендә Белем көне быел да тантаналы шартларда, бәйрәм рухында узды. Белем йорты узган уку елында 32 укучысын олы тормыш юлы­на чыгарган булса, быел 136 бала беренче сыйныфка укырга керде. «Кеше гомерендә бер генә тапкыр кабатланучы бу көн һәркем хәтерендә якты, истәлекле бәйрәм булып кереп калса иде. Уку елының һәр көне сезгә күңелле яңалыклар, яңа ачышлар гына алып килсен. 1 сыйныф укучыларына 11 еллык озын юлны бик җиңел үтәргә язсын», – диде үзенең тәбрикләү чы­гышында гимназия директоры Айгөл Хәнәфиева. Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җи­тәкчесе урынбасары Андрей Никиташин Белем көне белән котлап, гимназия коллективына Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен укыды...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев