Казан-Шәмәрдән юлында юл-транспорт  вакыйгасы
Район яңалыклары

Казан-Шәмәрдән юлында юл-транспорт вакыйгасы

1989 елгы Т. “Мерседес Бенц” автомобиле белән идарә итеп, тизлек режимын, тиешле дистанцияне сакламый

 

Бүген Казан-Шәмәрдән юлының 113 километрында 9  сәгать 35 минутта  (Компрессор станциясе чатында) юл-транспорт  һәлакәте булды. 1989  елгы Т., “Мерседес Бенц”  автомобиле белән  идарә итеп, тизлек режимын, тиешле дистанцияне сакламый һәм  үзеннән  алда барган микроавтобуска килеп бәрелә.  Нәтиҗәдә  салонында 8 пассажир булган автобус юл  читенә төшеп  әйләнә. Аларга зыян   килми. Автомбиль   йөртүченең тез  өстендәге  сөяге  сына.


Нет комментариев