Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күчеп йөрмә, имгәнерсең

Балалар автобуста бару кагыйдәләрен өйрәнә.

Тимершык урта мәктәбе яшь хәрәкәт инспекторлары мәктәп автобусы пассажирларының иминлеген тәэмин итү буенча инструктаж үткәрделәр. Инструктаж алдыннан алар автобус йөртүчегә балаларны пассажир итеп алганда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә аеруча җаваплы карарга кирәклеген аңлаттылар. “Балаларның барысы да иминлек каешларын эләктергәнме икәнлеген тикшерегез, тизлек режимын саклагыз, телефоннан сөйләшмәгез. Махсус билгеләнгән урыннарда гына тукталыш ясагыз”, – дип мөрәҗәгать иттеләр ЮИДчылар. Балаларга автобусны махсус җыелу урыннарында гына көтәргә, юлның машиналар йөрү өлешенә чикмаска, салонга автобус тәмам туктап беткәннән соң гына керергә кирәклеген аңлаттылар. “Автобусның чыгу юлларына сумкалар куймаска, йөртүчене сөйләштереп, аның игътибарын җәлеп итмәскә, тәрәзәләрне ачмаска кирәк”,– дип киңәш бирделәр.

Полиция һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре автобуста барганда бер урыннан икенчесенә күчеп йөрүнең дә имгәнүләргә китерергә мөмкин икәнлеген аңлаттылар. Балалар кагыйдәләрне үтәргә, үу хакта дусларына да сөйләргә ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев