Кече Шыңар мәдәният йортының "Нур" халык театр коллективы Мишәбаш авылы тамашачылары каршында чыгыш ясады, Р.Мохсинованың "Кайнар токмачлы аш"музыкаль комедиясен күрсәтте. Спектакль җырлы-биюле күренешләргә бай, тамашачылар тарафыннан бик җиңел һәм күңелле кабул ителә, алар яшь артистларны алкышларга күмделәр.
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев