Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КҮҢЕЛЛЕ ДӘ, ЧЫГЫМЛЫ ДА, СИН, ЯҢА УКУ ЕЛЫ!

Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калып бара. Бу көннәрдә мәктәп яшендә баласы булган һәрбер әти-әни күңелле мәшәкатьләр белән яши. Яңа уку елы шактый зур чыгымнар да сорый. Гаиләләрдә мәктәпкә әзерлек эшләре барамы? Шулар хакында кызыксынып берничә әнигә мөрәҗәгать иттек.

Гүзәлия Габдрахманова, Сабабаш авылы:

Ирем Радик белән биш бала тәрбиялибез. Олы улыбыз Инсаф Саба аграр көллиятенең IIIнче, кызыбыз Зилә II курсында укый. Илфарыбыз Сабабаш төп мәктәбенең IX, Ильяс VI сыйныфына бара, Ильфир балалар бакчасына йөри. Дүрт балабызны да уку елына киендереп бетердек дисәк тә була торгандыр. Кием-салымнарны Нократ Аланына барып алдык. Сыйфатлы киемнәр генә алырга тырышабыз. Шулай булса да хәзер элеккеге кебек берсенең киемен икенчесе кия торган заман түгел инде. Бүгенге товарларның сыйфатлары да озак кияргә мөмкинлек бирми. Сумкалары быелга яңа әле. Ильясны 13 августта «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе буенча оештырылган чарага да чакырып, уку әсбаплары тутырылган сумка бүләк иттеләр. Күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр өчен әлеге изге гамәлне оештыручыларга рәхмәтемне белдерәм. Гаилә бюджетына зур ярдәм бу. Балаларны яңа уку елына әзерләүдә барысы күпме акча тотылганын төгәл генә әйтә алмыйм. Балалар хакына акча кызганган юк, исән-сау гына булсыннар!..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Фәридә Вилданова сораштырды.

 

Фото: архив tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев