ХӘЕР-ДОГА БАРЫСЫН ДА УЗАР
Район яңалыклары

ХӘЕР-ДОГА БАРЫСЫН ДА УЗАР

Өлкәннәр ункөнле­ген­дә район башлыгы Рәис Миң­неханов районыбызның иң өлкән кешесе – Оетта яшәүче 101 яшьлек Хә­ки­­мә Әхмәтгалим кызы Закирова янында булып, йөзъяшәрнең тормышы, хәл-әхвәле белән танышты.

«Күземне ачтыгыз, Аллаһының мең рәхмәте яусын, минем рәхмәтләрем белән рәхәтләрдә яшәгез. Сезнең миңа кылган изгелекләрегезгә каршы ат бирсәм – узар, арба бирсәм – тузар, хәер-дога бирсәм – ул барысын да узар», – дип Хәкимә әби район җитәкчесенә кат-кат рәхмәтен белдерде (рәсемдә)..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары


Нет комментариев