Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәт һәм матурлык бәйрәме

Сабантуйны ел саен көтеп алабыз һәм ул һәрчак кабатланмас якты тәэсирләр калдыра. Узган якшәмбедә милли бәйрәмебез Бөрәгә райондашларыбызны һәм кунакларны бердәм җыйды. Күрше-тирә районнарда Сабантуйлары 8-9 июньдә үткәрелгәнлектән, халык та, аларга хезмәт күрсәтүчеләр дә, олысын-кечесен төрле уеннарда катнашырга чакыручылар да былтыргыдан күбрәк иде.

Шуарга резина тауларны, сикерергә батутларны гына да 30лап  урында корганнар  иде. Балаларның  күңелен   ачарга   аттракционнар, җәнлекләр  һәм тагын әллә ниләр  бар монда.  Төп  мәйдандагы  урындыклар   күптән инде алынып беткән. Бәби арбалары тарткан  яшь әниләр дә,  ак  яулыклы апалар да, үз дәрәҗәләрен белеп  утыручы түбәтәйле агайлар да, мәйданда старт алачак уеннарга атлыгып торган бала-чагалар да барысы да Сабантуй башланганны зур түземсезлек белән көтте.   Ә бәйрәмгә,  елдагыча,  мәдәният хезмәткәрләренең, балаларның миллилекне, районыбызның тормыш сулышын, яшәешен чагылдырган күмәк  музыкаль-хореографик композиция старт бирде. “Кадерле  сабалылар! Хөрмәтле кунаклар! Татарның иң күркәм, барыбыз да яраткан бәйрәмен башлыйбыз. Сабантуйга хезмәт  уңышларыгыз,  яхшы кәеф белән   килгәнегез өчен барыгызга да бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә районыбызның, республикабызның данын тотарсыз дип ышанам. Барыбыз да сәламәт булыйк. Бәйрәм медицина  хезмәткәрләре көненә туры килде. Алар үз эшләрен җаваплы башкарсалар, без дә авырмабыз. Бәйрәм рухы ел буена барсын,– дип   мөрәҗәгать итте халыкка район башлыгы  Рәис  Миңнеханов. Сабантуй әләмен   күтәрү өчен мәйданга быелгы  сабан батыры  –  “Саба” җәмгыятенең Сатыш бүлек­чәсе механизаторы Ринат Вәлиев һәм былтыргы көрәштә җиңүче Радик  Сафин чакырылды. “Бик  дулкынландым  инде. Мондый хөрмәт   күргәнем юк  иде”,– диде  кыр батыры үзенә сүз бирелгәч. Ринат Вәлиевка тапшырылган икмәктән  күпләр авыз итте.  Барлык хуҗалыкларның  кыр батырлары  мәйданга җигүле  атларда  керде. Араларында былтыргы  исемнәрен саклап калганнарны  да, остазлары  эстафетасын  дәвам итүче  яшьләрне дә  күреп  сокландык. Кыр батырларын Рәис Миңнеханов һәм агросәнәгать комплексын үстерүдәге  казанышлары өчен үзе дә медаль белән  бүләкләнгән Гафур  Хәсәншин тәбрикләде. 

  Бәйрәмнең  тантаналы өлеше  2018 елда югары  күрсәткечләргә  ирешкән предприятиеләр җитәкчеләрен, хез­мәт  алдынгыларын мәйданга   чакыру белән дәвам итте. “Үз һөнәренең остасы” исемен 26 кеше  алды.

Бүләкләүләрдән соң мәйдан төрле  уеннарда катнашучыларга бирелде. Келәмдә орчык  хәтле  малайлар бил алыша башлады.  Уеннарның   ниндие  генә  юк  иде! Башта олысы-кечесе әтәч куды. Аларның берсе 5 секундта Казаннан кайткан Инсаф Әхмәтҗанов кулында иде  инде.  Катыктан  акчаны  авызы белән табу өчен Рифнур Салиховка 2 минут  вакыт җитте. Кул  көрәштерүдә Казан, Арча, Кукмара  вәкилләре  өстенлек итте.  Герне Кукмарадан  килгән  Данис Ганиев, Ленар Хаҗиев, Илнур Закиров, Нурислам Бәшәров 60 тапкырдан артык   күтәреп, үз үлчәү категорияләрендә җиңүче булдылар. Хатын-кызлардан  Миләүшә Дружкова гына читтән килүчеләрне  уздырмады. 

 Мәйдан читендә  зур резина  күлдән балык тотучыларны  карарга  бәйге башланганчы ук тамаша  күп  җыелган  иде. Түбән Камадан кайткан Камил Мөхәммәтҗанов әлеге  ярышта ничә тапкыр җи­ңүче булганын инде үзе дә хәтерләми. Ә менә мо­ның өчен нинди осталык кирәклеген белә торып сөйләмәде.

Билләренә сөлге җитмәде

 Сабантуй күрке саналган көрәшне  дә быел ахырына  кадәр караучылар күп булды. Беренчедән, беркем дә Миңгәр сабантуена (анысы 23 июньдә була)  ашыкмады, икенчедән, мәйдан тотарга  чит  районнардан да  килүчеләр бар  иде. Кайбер пәһлеваннарның   билләренә салырга  сөлге буе да җитмәде. Мондый көрәшне ничек  ташлап  китәсең ди. Кемнәр отар: үзебезнекеләрме, чит­ләрме? Бу өч  сәгать­тән артык барган  кө­рәштә  ачыкланды. Алабуга Сабантуе батыры Азат Кавиевның титулларын   күп  санадылар, келәмнән җиңүче булып чыгар дип тә фараз ителгән  иде. Әмма  аның бу омтылышына керәнне егете Илназ Зарипов  аркылы төште.  Хәер, Азат та үзебезнеке, әтисе Рим Алан-Елга  авылы тумасы бит.  Йөз  килограммнан  югары  үлчәүдә батыр калган Елыш егете Фәргать Фәйзуллинны да, хәзер Питрәчтә яшәсә дә, чит дияргә тел әйләнми. Бары Мамадышның Түбән Яке авылыннан килгән Булат  Юнысов кына каты  чикләвек булып чыкты.   Финалда Олы Шыңардан Рамил Тимербаев күпме генә тартышса да, аңа баллар аермасы белән оттырды. Ветераннар  көрәшенә Кама Тамагыннан  кунакка  кайткан  61  яшьлек  Ислам  Вәлиев та (фотода, сулда)  чыкмыйча  түзә  алмады. Нәтиҗәдә ул 3нче  батыр! Финалда Тимершыктан 70 яшен тутырган Рәис Әүхәдиев Мөхәммәтнур Зәкиев белән  көрәшеп, 2нче  урынга калды.  Быелгы  көрәшнең абсолют батыры исемен  Делюс Закиров былтыргы тәкә хуҗасы  Радик Сафинны отып яулады. Бәйрәмне алып баручылар “Саба   сөлгесе” конкурстында катнашкан 150 хатын-кыз мәйданга  чыккач, Сабантуйның  төп батыры иң  матур   сөлгегә ия булачагын әйткәннәр иде.  Шулай итеп, күңел җылысын  кушып  чигелгән  әле­ге  сөлге Делюснең  иңнә­рен  бизәде һәм тәкә дә Югары Симеткә  китте. 

 

Атлар чаба Сабада 

   Ипподромдагы тамаша быел татар токымлы  атлар  чабышы белән дә  истә кала. Беренчелекне Теләчедән Фирзәр Гыйниятуллинның  4 яшьлек “Барс”ы  алды.  Икенче булып Илдар Сафин хуҗалыгыннан “Сөембикә”  кушаматлы атны иярләгән Ренат Шәйхетдинов килде. Теләчедән Рифнур Тимербаевның “Алан”ы 3нче  урынны  алды. Быелгы узышта гади, ярымчиста һәм  чиста токымлы 34 ат катнашты. Мари иленнән Анна Макарова “Знаменосец” белән  –1нче, чиста токымлы “Оперетта”да 2нче  килде. Тотализатор уенында катнашкан 41 кешенең 11 генә чиста токымлы атлардан “Грендзой”ның (җай­дак Питрәчтән   А.Алек­сандров) бе­рен­че  киләсен күрә­зә­­лек иткән иде. Бе­рен­че  елны гына  кат­­нашкач, чамалап бе­тер­­мә­гәннәрдер,  кү­рә­­сең. Отыш  суммасы 350 сум тәшкил итте. Гади токымлы атлар  ярышында Рүзәл Рәх­мәтуллинның “Каш­­­­­ка”сы беренче   кил­де. Икенче  урын­ны  Мичән авыл җир­леге өчен чапкан  Илвир Шә­ри­фул­линнның “Сим­­­па­тика”сы (Арча)  ал­ды.   Җиңүче җай­­дак­ларны төп мәй­данда бүләк­лә­­де­ләр.

 

Себерке бәясе – 3700 сум

  Саба шәһәр  җирлеге оештырган  аукцион үткәрү  сәхнәсе дә халыкны  күп  җыйган  иде. Быел Расих Хәсәнов бәяне 4 меңнән артык  күтәрүгә ирешә  алмады. Төп приз телевизорны Казаннан   килгән И.Хәйруллин алды. Бәхетлеләрнең тагын берсе –  Рамил Дәүләтшин 13 меңлек  велосипедлы булды. Ә Дамир Хөсәенов уңмады. Фамилиясен  үз  куллары белән   язган  3700 сумлык  конвертка мунча себеркесе  чыкты. Сабадан Рафис  Ягъфәров та 1500 сумлык  уенчык  өчен 3500не  чыгарып  салды. Аукционнан соң лотерея уены башлангач, Сабадан Рафаэль Җамалиев 200 сумлык билетка телевизорлы булды. Уенның  асылы шул: кемнәр ота, кемнәр... Кыскасы,  беркемгә дә үпкәләштән түгел.

Сабан туенда җырчы-биючеләр дә, шаян   артист Рифат Зарипов та,  балалар да, спорт сөючеләр дә көне буе сабалыларга  һәм кунакларга яхшы кәеф бүләк иттеләр. Әле Сабантуйлары дәвам итә. Алдагы ялда безне Миңгәр тамашасы  көтә. Аның программасы белән  сайтыбызда таныша аласыз.

 

Балалар шатланганга әти-әниләр куанды            

 Балалар өчен булдырылган аерым мәй­данчыкта ел саен Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре Сабантуй эчендә Сабантуй оештыра. Быел да биредә уеннар  сәгать 11.00  тулганчы ук башланып,    гел үзенә дәшеп торды.  «Бәйрәмдә балалар өчен 15тән артык уен әзерләдек.  Быел  үзенчәлекле уен –  «Саба тәрәзәләре»  җәмгыяте белән бер­лектә оештырылган  өч тәгәрмәчле  велосипедта ярышу төре дә өстәлде.  Яңа уен  –  боулингны да балалар бик яратып кабул итте. Иртәнге сәгатьтә үк килеп, кечкенә кунакларны каршы алырга әзерләндек», - ди Балалар иҗат үзәге ди­­ректоры Венера Хә­­­­бибрахманова. Уен­­­­­нар берсен берсе алыштырып кына тор­­ды,  үз сәләтләрен күрсәтергә теләү­челәрнең быел да озын чираты барлыкка килде.  Дәртле биюләр, матур җырлар,   нәфис сүзләр, хәтта Кыш бабайга өйрәнгән ши­гырьләр дә кабат күңелдә яңартылды. 

  Олы Кибәчедән Ай­зилә Сабирова  «Сабантуй бүген без­дә» дип аталган бәйрәмнең бөтен асы­лын чагылдырган озын шигырь дә өйрәнеп килгән иде.  Быел 1 сыйныфны тәмамлаган кыз шигырьләрне ят­­тан бик теләп өй­рәнә,  инде беренче уңышлары да бар икән.  «Кызыбыз ТНВ ка­налының балалар өчен  әзерләнгән тап­­шыруларында да,  «Ша­ян ТВ»  балалар  те­леканалында да чыгышлар ясап, җи­ңүләр яулап кайтты. Сабантуйга ел да киләбез, әлеге мәй­данчыкны бик яра­табыз», - ди  әти­се Дамир. Бала­лар өчен булдырыл­ган бу урынны  яратуларын сабый­ларын җитәкләгән  әти-әниләрнең күп­легеннән чамалап була иде. Сабыйлар күңе­лен­дә бәйрәмнең якты ха­ти­рә­ләре ел буе саклансын өчен Балалар иҗат йорты хезмәткәрләре  осталыклары һәм көчләрен бу юлы да кызганмадылар.   «Быел уртадагы төп  уен мәйданчыгын бәләкәй  флаглар белән уратып алган идек. Балаларга әти-әниләр ярдәменнән башка мөстәкыйльлеккә өй­­­рә­нергә бик яхшы алым бул­­ды дип саныйбыз. Алайса уеннарда баладан да бигрәк әти-әниләр тырыша иде», - диләр оештыручылар. «Сабантуй искиткеч матур, күңелле. Ел да балалар өчен аерым мәйданчыкта төрле-төрле кызыклы уеннар оештырыла, балаларның берсен дә бүләксез калдырмыйлар.  Рәхәтләнеп ял итеп, бүләкләр җыеп кайтып китәбез. Балаларга да, без –  әти-әниләргә дә   бик ошый», - ди Тенеки авылыннан килгән Гөлназ Хисамиева.

Кыр батырлары

Баш батыр  Ринат Валиев - “Сатыш“ Йосыф Галимов – “Шытсу”

Рафаэль Хәйбриев, Николай Варламов – “Туган як”

Гыйниятулла Гайнуллин, Динар Газизов –  “Игенче”

Фәрит Дәүләтҗанов – “Юлбат”

Илнар Нуриәхмәтов – Килдебәк бригадасы

Миңнебай Мәүлин – “Урта Саба”

Сирин Фәттахов – “Көек”

Флер Мәҗитов – “Болгар” җәмгыяте

Фәнил Рәхимуллин – “Курсабаш”

Әнәс Фәһмиев –“КФХ “Әхмәтов”

Рафис Әһлиев – “Явлаштау”

Рәмзил Мөхәммәтшин – “Кибәче”

Айдар Галимуллин – “Мичән”

Булат Габделхаков – “Тимершык”

Рәүф Камалов – “Саба”җәмгыяте

Фәнил Мулләхмәтов –“Нырты”

Илнур Зыятдинов – “Арташ”

Нәфис Шакиров – КФХ “Мөхәм­мәтшин”

Данил Фатыйхов – “Симет”

Зөлфәт Мөбарәков – “Әбде”

Рөстәм Газизҗанов – “Мәртен”

Хәлил Имамиев, Айрат Сәләхов, Илсур Вәлиуллин – “Таң”

Зөлфәт Галимов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев