Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәттә узган гомер

Бу көннәрдә Сатыш авылында яшәүче Габдуллаян Зиннур улы Зиннуров, Мишәбаш авылыннан Сания Тимергали кызы Нәҗмиева үзләренең 90 яшьлек гомер бәйрәмнәре уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алдылар.

Габдуллаян абыйның хез­мәт биографиясе 1942 елда башланып китә, ул мәктәптә 3 класс белем алганнан соң колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя башлый. 1954-1958 елларда Саба юл төзү оешмасында эшли. Сабада йомры ташлар түшәп, юл­лар, тротуарлар салалар, күперләр эшлиләр. 1958 елда кабат колхозга кайтып, хуҗалыкта маллар карый башлый, балта остасы да булып эшли. Салам эскертлиләр, мал тораклары эшлиләр. Бер эштә дә сынатмый ул. Күп гаиләләрне сөендереп йорт­лар төзүдә катна­ша, колхозның һәр тө­зелешенә үзенең өлешен кертә. 1990 елда лаек­лы ялга чыга. Габдуллаян абый хатыны Нәҗибә апа белән 4 балага гомер бүләк итәләр, бүгенге кондә 10 оныгы, 12 оныкчыгына көр күңелле, җор телле дәү әти, дәү бабай булып имин картлык кичерә.

Тыл һәм хезмәт ветераны Сания Нәҗмиева Явлаштау авылында туып үсә. Хезмәт юлын бик яшьли сарыкчылык фермасында башлый, соңрак мөгезле эре терләр карый. Мишәбаш авылы егете Мәсгуть Нәҗми улы белән гаилә коралар. Калинин исемендәге колхозда төрле эшләрдә намуслы хезмәт куеп лаек­лы ялга чыга.

Юбилярларны Сатыш, Явлаштау авыл җирлеге баш­лыклары Фаил Шә­фигуллин, Ренат Нуриев тәбрикләп, изге теләкләр җиткерделәр.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев