Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хәтер шәме кабат кабынды [фоторепортаж + видео]

22 июнь –  Хәтер һәм кайгы көнендә, бөтен ил күләмендә Бөек Ватан сугышы вакытында Ватаныбызны яклап һәлак булганнарны, җиңү белән кайткан каһарманнарны искә алып шәмнәр кабынды. Райондашларыбыз да әлеге истәлекле көндә «Хәтер шәме» гомумроссия акциясенә кушылды.

СССР тарихындагы иң кайгылы,  сагышлы  даталарның берсе  булган – Бөек Ватан сугышы башланган бу көнне искә алып, райондашларыбыз  елдагыча үзәк мәйданга җыйналды.  «1941 елның 22 июне. Ул көнне дә сызылып кына алсу таң атып килә. Ул көнне дә гүзәл  авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда иде. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шундый рәхәт ул серле иртәнге тынлык! Тик... күпләр өчен соңгы иртәнге тынлык була бу. Шушы тынлыкны бозып фашистлар безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тота башладылар.Зәңгәр күкне канлы корым каплады.Ул көннән соң 81 ел вакыт үтеп киткән»...Матәм митингын ачу тантанасында алып баручылар җиткергән әлеге сүзләр акциядә катнашучыларның күңелләрен тетрәтте, өлкәннәр кабат ул шомлы  көннәрне күңелдән кичерде. Район башлыгы  Рәис Миңнеханов үз чыгышында  81 ел элек булган афәтләр башка кабатланмавын, аларның хәтер-хәтирә булып  кына искә алынуын  теләде. «Киләчәк буынны патриотик рухта  тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз. Моннан соң да әлеге юнәлешкә районыбызда зур игътибар бирелер дип уйлыйм. Һәркемгә дә сугыш турында кинолардан гына карап, китаплардан гына укып белергә һәм искә алырга гына туры килсен», - диде район башлыгы. Матәм митингына Нократ Аланында урнашкан Россия Федерациясе Герое, генерал-лейтенант Валерий  Григорьевич Асапов исемендәге «Махсус социаль  әзерлек үзәге» оешмасы вәкилләре чакырылган иде. РФ гаскәрләрендә һәм коралланган көчләрендә хезмәт итү өчен яшьләрне һөнәри, махсус һәм өстәмә әзерләүне гамәлгә ашыручы оешма тарафыннан тәкъдим  ителгән 1943 елдагы  Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын яңарту  театральләштерелгән күренеше һәркемнең күңелен тетрәндерде. Әлеге оешманың 12-17яшьлек курсантлары, инструктор-укытучылары  катнашындагы берничә минут кына дәвам иткән сугыш афәте  чагылышлары да аның никадәр куркыныч, дәһшәтле булуын күрсәтте. Бер-бер артлы очкан ядрәләр, шартлау тавышы,  төтен исе, күз алдында үлгән солдат мәетләре, фашистларның вәхшилеге, илебез халкы кичергән җәбер-золым, фаҗига ачык чагылды. Шулай ук хәрби кораллар күргәзмәсен дә райондашларыбыз зур кызыксыну  белән карадылар.  Соңыннан Билгесез солдат һәм тыл ветераннары хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә   чәчәкләр  салынды.  «Мин сугыштан соң туган бала. Тумышым белән Теләче районы Төрек Тәмте авылыннан. Әтием сугышка кадәр армия хезмәтенә китеп, шуннан  фронтка алынган. Бүгенге сугыш күренешләрен караганнан соң әтиемнең шушы нужаларны кичүе күз алдымнан узды. Ул Венгрия, Польшаны азат итүдә   катнаша,  Германиягә кадәр барып җитә. Әти сөйләве бүген дә исемдә: Днепр елгасын кичкән вакытта  күпер булмаган, сугыш коралларын алып   чыгарга шлюзлардан  күпер ясаганнар. Әтием сугышның ахырына кадәр  шофер булган, елганың икенче ягына чыгып җитүгә, немецлар утка тота башлаганнар. Бөтен кораллар белән бергә сугышчыларны  Днепр елгасының көчле агымы агызып киткән.  Әйтерсең су урынына кан аккан.  Әтием  Японнарга каршы сугышта да булып, 1947 елда гына әйләнеп  кайткан. Яуда алган яраларыннан 49 яшендә вафат булды.  Бик авырлыклар күрдек. Мәктәпкә дәфтәрләрне яулыкка төреп йөри идек. Салкын мәктәпләрдә бишмәтләр киеп укыдык.  Әниләр тылда газап чиктеләр. Без бу дөньяларга, мондый тормышларга рәхмәтебезне әйтеп, шөкер кылып  яшәргә тиеш», - дип кичерешләре белән уртаклашты Камәрия апа Мәрданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев