Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Килдебәктә хуҗабикәләр очрашып тәмле рецептлары белән уртаклаштылар

Көзге кичләрдә...

  Көз - ул уңыш җыю  һәм җиләк-җимеш, яшелчәләрнең муллыгы бәйрәме. Бу чорда табигатьнең юмарт бүләкләрен тәкъдим итүе еш кына ихтыяҗдан артып китә һәм шул хаҗәттән хуҗабикәләр үзләренең якыннарын төрле тәмле ризыклар белән сыйлау мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйлар. Кайнатма, компот, тозланган ризыклар, салатлар — болар барысы да өстәлләрдә хуш ис һәм тәм белән сөендереп пәйда була. Бу төрлелек күзне иркәли

 25 сентябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Көзге муллык - рецептлар белән уртаклашыгыз» дип исәпләнгән күргәзмә кичәсе оештырдылар. Чарада «Ак калфак» клубына йөрүче хуҗабикәләребез үзара бик күп  төрле ризык әзерләү һәм пешерү рецептлары белән уртаклаштылар. Татып карарга төрле әзер тозлы ризыклар, компотлар, желе һәм камыр ризыклары тәкъдим ителде. Шулай ук татар милли ризыклары турындагы әдәбият кичәдә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Барлык катнашучылар да әлеге чарадан бик күп уңай хис-кичерешләр, күтәренке рух һәм яхшы кәеф алды. Очрашу табын артында чәй эчү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев