Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КИЛЕШҮ ТӨЗЕМИЧӘ ЭШЛӘТКӘН

Прокуратура үткәргән тикшерүләр барышында кешеләрне хезмәт килешүләре төземичә генә эшкә алу фактлары әледән-әле ачыкланып тора.

Мисалга, шәхси эшмәкәр Шәйдуллин, хезмәткәр А.ны, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 67нче һәм 68нче статьялары таләпләрен  үтәмичә,  2019 елның 25 июненнән 5 сентябрьгә кадәр хезмәт килешүе төземичә генә эшләткән. Тикшерү вакытына  хезмәткәр белән  килешү рәсмиләштерелмәгән һәм хезмәт   мөнәсәбәтләрен туктату турында боерык  чыгарылмаган   иде.  Әлеге  факт буенча  шәхси эшмәкәргә  карата  административ  эш   кузгатылды һәм  ул Татарстан Республикасы дәүләт  хезмәт инспекциясе  карары белән 5000  сум штрафка тартылды. 

Ләйсән Гаффарова,

район прокуроры ярдәмчесе.

Фото: globalpeoplestrategist.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев