Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Китап сөючеләр "клубы әгъзалары белән "кайгырту" акциясе

Китапханәләрдә Өлкәннәр декадасы дәвам итә , һәм ул өлкән яшьтәге гражданнарга игътибар һәм кайгыртуга юнәлтелгән чараларга бай булды. Өлкәннәр көне яшьләргә кешелек мөнәсәбәтләре, тугрылык, бурыч, җаваплылык һәм үз-үзеңне корбан итү кыйммәтләре турында искәртергә тиеш.

Өлкәннәр турында кайгырту безнең йөрәкләрдә мәхәббәт, рәхмәт, мәрхәмәт һәм ихласлык хисләре тәрбияли. Без өлкәннәрне хөрмәт иткән җәмгыятьнең генә киләчәге барлыгын онытмаска тиеш.Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Олы Нырты авыл китапханәсе мәдәният йорты, "Китап сөючеләр" клубы әгъзалары белән берлектә Галимовлар гаиләсендә кунакта булдылар . Өлкәннәр көне белән котладылар , Галимовлар гаиләсенә нык сәламәтлек , озын гомер теләделәр , шулай ук өй эшләрендә   ярдәм иттеләр . Китапханәче  аларга   периодик басмалар алып килеп  күзәтү үткәрде.

Фото: saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев