Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Китаплар патшалыгы”нда булдылар

Татар китап нәшриятының оешуына 100 ел тулуы һәм Муса Җәлил әдәби марафонында катнашучыларны тәбрикләү уңаеннан район китапханәчеләре Саба мәдәният йортында “Китаплар патшалыгы – Татарстан китап нәшрияты” дип аталган чара уздырды.

1919 елда Үзәк татар-башкорт комиссариаты Татар-мөселманнар күпләп китап басу һәм социалистик мәгърифәтенең яңа китап бирү эшен җайга салу максатыннан, Мәскәү комиссариаты матбугат бүлеген Казанга күчерүне хәл итә  һәм бу дата тарихка Татар китап нәшриятының туган көне буларак кереп кала. Юбилей  уңаеннан язучылар  ел дәвамында халык белән аралаша, әдәби марафоннар оештырыла. Сабадагы чарага Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәехов, шагыйрь һәм публицист, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе Газинур Моратов, шагыйрь, язучы,драматург, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльманов килгән  иде. Алар Саба үзәк китапханәсе  2019 елның 1 февраленнән 10 февральгә кадәр үткәргән “Муса Җәлил – патриотик шагыйрь” әдәби марафонында катнашучыларны тәбрикләүдә катнаштылар. Аңарчы Муса Җәлил әсәрләрен укучылар шулардан мәгънәле, файдалы өзекләрне Вконтакте социаль челтәрендә үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр, башка төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон саба һәм #мусаҗәлилсаба хэштеглары белән урнаштырды. Әлеге марафонда 42 мәктәп укучысы, 12 укытучы,  6  студент, 31  китапханәче, 4 мәдәният хезмәткәре һәм 13е төрле өлкәдә хезмәт куючы, лаеклы ялда булучы китап укучыларыбыз – барлыгы 108 кеше катнашты.

 “Китап язмышы – халык язмышы ул. Язма, басма сүз – кешелек дөньясы уйлап чыгарган иң бөек могҗизаларның берсе”, – дип чараны Саба муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин ачты. Марафонда катнашучыларга Дипломнар һәм истәлек бүләкләрен  әдипләребез һәм үзәк китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова тапшырды.  Чара мәдәният йорты хезмәткәрләренең җырлары белән үрелеп барды.

Фәридә Вилданова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев