Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Әкияттә кунакта» дип исемләнгән бармак театры

25 апрель көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина ZOOM аша онлайн «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән бармак театрына багышланган чара үткәрде. Бармак театрының уникальлеге баланың иҗади сәләтен үстерү. Моннан тыш, ул вак моторика белән дә шөгыльләнә.

Иң мөһиме - ул балаларны якынайта. Эшкә керешкәнче, балалар белән бармак гимнастикасы уздырылды. Чара барышында балалар театрның тарихын белделәр, әкиятләр турында искә төшерделәр, соңыннан аларга театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Балалар бик канәгать калдылар, игътибар белән тыңладылар һәм актив катнаштылар.

Мәгълүмат район сайтыннан алынды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев