Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Комиссиянең көн тәртибендә – мигрантлар мәсьәләләре

Бүген район хакимиятенең актлар залында Саба муниципаль районының террорга каршы комиссиясе киңәйтелгән утырышы булды

Бүген  район хакимиятенең актлар залында Саба муниципаль районының террорга каршы комиссиясе киңәйтелгән утырышы булды. Көч структуралары, саклана торган объектлар җитәкчеләре  һәм авыл (шәһәр) җирлекләре башлыклары катнашкан эшлекле сөйләшүне район башлыгы, комиссия рәисе  Рәис Миңнеханов алып барды. Иң элек район территориясендә миграциягә бәйле  вәзгыять турында полиция начальнигы  Сиринад Ногманов сөйләде. Чыгыштан  күренгәнчә, 25 мартка районда  176  чит  ил гражданы исәпләнә.  Алар нигездә Үзбәкстаннан һәм Таҗикстаннан   килүчеләр.  Шуларның  123е – эш, 5се  уку буенча теркәлгән.  Хезмәткә  урнашкан гражданнар   эш  урыныннан бирелгән  йортларда  яки аренда торакларында   яши. Вакытлыча  торуга  тиешле  документлары  булмаган,  патент  алуга   мөрәҗәгать  итү  вакыты чыккан, Россия территориясендә булу  режимын  бозган өчен 12 чит ил гражданына административ беркетмә төзелгән. Сиринад Ногманов аңлатканча,  илдә законсыз яшәүче мигрантларга, докуменларын тәртипкә китерү өчен, 1 майга кадәр вакыт бирелгән.  Шуннан   соң законсыз торучы чит ил гражданнарына каршы закон нигезендә каралган чаралар күреләчәк. Россиядә яшәү өчен законлы нигезләре булмаган чит ил гражданнары йә илне калдырып китәргә, йә үзләренең Россия Федерациясендә булуларын законлаштырырга тиешләр. Рәис Миңнеханов авыл  җирлекләре башлыкларына   мигрантларлән бәйле  мәсьәләләрне  тиз арада  хәл итәргә кушты.

Мәгариф  өлкәсендә һәм яшьләр  мохитендә террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә,  колумбайн һәм буллинг күренешләренә каршы тору эшчәнлеген оештыру турында Саба муниципаль районы мәгариф идарәсе  җитәкчесе Илфат Шакиров  сөйләде. Мәктәпләрдә буллинг, ягъни яшьтәшләренең баланы җәберләү, куркыту күренеше булуы җәмәгатьчелекне борчый торган кискен мәсьәләләрнең берсе һәм әлеге проблеманы хәл итәргә кирәк. Өченче  көн тәртибенә Шәмәрдән авыл җирлегендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эшчәнлеге торышы, шул исәптән дини оешмалар һәм авыл җирлеге территориясендә  мигрантлар белән эшләү турында мәсьәлә куелган    иде. Комиссия  бу  хакта Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев чыгышын тыңлады.

Саба муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Азат Хәлилов 2025 елда  Россия Федерациясендә 2024-2028 елларда терорризм идеологиясенә  каршы тору комплкслы планы чараларын тормышка  ашыруның торышы белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев