Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Конкурста жиңделәр

Татарстанда «Наркотикларсыз тор­мыш» республика рәсем һәм фотографияләр конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурста безнең районнан Саба гимназиясе укучысы Диләрә Закирова һәм Килдебәк урта мәктәбе укучысы Ләйсән Сибгатуллина җиңү яулады.

Аларга конкурс комиссиясе рәисе – ТР буенча ЭЭМның Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе начальнигы В.А. Костюнин исеменнән «Наркотикларсыз тормыш» наркотикларга каршы республика конкурсы җиңүчесе дипломын Россия ЭЭМның Саба эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениесе инспекторы, полиция капитаны Раил Габдерахманов тапшырды. Ул укучыларны җиңүе белән котлады һәм алга таба да уңышлар теләде, шулай ук «Наркотикларсыз тормыш!» дип аталган рәсемнәр һәм фотографияләр конкурсында актив катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X