Корбан бәйрәме көнне имамнар ир-егетләрне мәчетләргә иртәнге намазга ук җыелырга чакыра
Район яңалыклары

Корбан бәйрәме көнне имамнар ир-егетләрне мәчетләргә иртәнге намазга ук җыелырга чакыра

16 июнь -Корбан бәйрәме

 16 июнь, якшәмбе көнне мәчетләргә җәмәгатькә  2:30дан соңга калмыйча жыелып бетү сорала.  Иртән ашамый килү сөннәт гамәлләрдән санала. Мәчеттә гает намазы укылгач, Коръән укып дога кылына, тәкъбирләр әйтелә. “Пәйгамбәребез га­ет намазыннан кайтканда, килгән юлын үзгәртеп, башка юлдан кайта иде” дигән хәбәрләр бар. Безгә бу сөннәт булып калды. Гаеттән соң, корбан чалу йоласын башкарырга мөмкин.

Саба районы мөхтәсибәте.

 

 

 


Нет комментариев