Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кошларга өйләр әзер

«Саба укыту-тәжрибә урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре урман фонды территориясендә кошлар өчен 170 ясалма оя әзерләделәр һәм агачларга элеп куйдылар. Чара ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелүче Халыкара кошлар көненә багышланды.

“Кошлар –  урман  докторлары. Урман хуҗалыгында алар өчен оялар  ясауга игътибар  зур.  Без әлеге  чараны  кошлар   көне билгеләп  үтелә башлаганчы да зурлап  үткәрә  идек. Кош  ояларын урманчылар үзләре  йорт шартларында  ясыйлар, мәктәп  урманчылык­ларын җәлеп итәләр”,– ди  урманнары  саклау  инженеры  Зоя  Мултанова. 

Ясалма оя урнаштыру эшләре кошларның санын һәм төрләрен саклау, шулай ук урманнарны корткычлардан саклау максатларында башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев