Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кошларга да кышын ярдәм кирәк!

Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире Люция Әхмәтшина балалар белән бергә «Кышын кошларны ашатыгыз» дигән экологик акция үткәрделәр

Әлеге "Бөтенроссия экологик акциясе" безнең илдә 2003 елдан бирле үткәрелә, аның максаты-кышлаучы кошларга ярдәм итү. Акция язучы Евгений Носов исеме белән бәйле, ул һәр көз Александр Яшинның «Кышын кошларны ашатыгыз" шигыре белән листовкалар элгән һәм ябыштырган, кешеләрне бу мөһим эшкә җәлеп итәргә тырышкан. Акция барышында китапханәче Люция Әхмәтшина яшь укучыларны бездә кышлаучы кошлар белән таныштырды, кышкы тукландыруны ничек үткәрергә, нинди материаллардан һәм безнең канатлы дусларыбыз өчен азыкны ничек ясарга кирәклеге турында сөйләде. Балаларның өй эше —кошларга  азык ясау иде. Балалар әти-әниләре белән бергә үзләренең фантазияләрен һәм тырышлыкларын күрсәтеп, кошлар өчен азык ясадылар. Чара ахырында кормушкаларга азык салып, агачларга асып куйдылар. Кошларга кыш көне ярдәм итәргә һәм анда даими рәвештә азык салырга кирәк булуы әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев