Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ковид белән вәзгыять ничек?

Районыбызда ел башыннан Cоvid-19 белән авыртучылар саны 1537 кеше, шул исәптән пневмония белән дәваланучылар 970 кешене тәшкил итә. Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсеннән 20 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча үпкә ялкынсынуы белән 37 кеше стационар һәм амбулатор 104 авыручы исәпләнә.

Район буенча барлыгы 11655 кеше вакцина ясаткан (бу прививка ясатырга тиешле халыкның 48 проценты, күмәк иммунитет булдыру өчен 80 процент ясату мөһим).

60 яшьтән югары булучы­лар­ның 28 проценты гына ковидка каршы инъекция алган. Гыйнвар аеннан башлап бүгенге көнгә кадәр коронавирустан 50 кеше үлгән, үпкә ялкынсынуыннан – 8 кеше.

13-21 октябрь көннәрендә ковид белән авыручыларны дәвалау госпиталендә Cоvid-19 дан 3 кеше вафат булды.

Фото: архив/Илмира Галимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев