Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ковид белән вәзгыять ничек?

Район үзәк хастаханәсеннән 10 ноябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, районыбызда ел башыннан Cоvid-19 белән авыручылар саны 2028 кеше, шул исәптән пневмониядән дәваланучылар 1127 кешене тәшкил итә. Бүгенге көндә үпкә ялкынсынуы белән 108 кеше авырый, стационарда - 22 кеше һәм амбулатор 86 авыручы исәпләнә.

Район буенча барлыгы 13816 кеше вакцина ясаткан (бу прививка ясатырга тиешле халыкның 60 проценты, күмәк иммунитет булдыру өчен 80 процент ясату мөһим).

60 яшьтән югары булучы­ларның 35 проценты гына ковидка каршы инъекция алган. Гыйнвар аеннан башлап бүгенге көнгә кадәр коронавирустан 64 кеше үлгән, үпкә ялкынсынуыннан – 8 кеше.

Фото: t.me/tatmediaofficial

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев