Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Көзге каникуллар” чарасы бара

2024 елның 9 аенда Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 329 юл-транспорт һəлакəте теркəлгəн

 

    Татарстан Республикасы территориясендə  2024 елның 21 октябреннəн балаларның юл-транспорт имгəнүлəрен профилактикалауга юнəлдерелгəн киң масштаблы «Көзге каникуллар» чарасы бара. ГАИның район бүлекчәсе инспекторлары  яшь инспекторлар отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, «Ата-ана патруле» һəм «Əтилəр патруле» инициативалы  төркемнəре, шулай ук «Беренчеләр хəрəкəте» иҗтимагый оешмасы белəн берлектə юл йөрү кагыйдəлəрен бозу очракларын кисəтə. Юлларда тәртип   сагында торучылар  көннең  кыскара баруы  шартларында транспорт  чараларын  йөртүчеләрне  аеруча игътибарлы булырга, балаларны һәм  өлкәннәрне  яктылык  кайтаргыч  элементлардан  йөрергә  чакыра.. Хокук бозулар турындагы мəгълүмат балаларның уку урыннарына профилактика эше алып бару өчен тапшырылачак.

   2024  елның  9  аенда  Татарстан  Республикасы  юлларында  балалар  катнашында  329 юл-транспорт һəлакəте теркəлгəн, аларда 10 бала һəлак булган һəм 352е яраланган. Транспорт  чараларында балаларны йөрткәндә  килеп  аварияләр  аеруча борчылу тудыра. Ел  башыннан  алып 3 кечкенә пассажирның гомере өзелгән. Чара 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев