Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кыр эшләре барышы

Районыбыз игенче-механизаторлары уракта уңайланып киткән һава шартларыннан максималь файдаланып калырга тырыша.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 14 августта 4292 гектарда бөртекле культуралар суктырылып, ындыр табакларына 110431 центнер ашлык кайткан. Шуның 7112 центнеры – көзге бодай.Хәзерге вакытта барлык мәйданнарның 19,1 процентында эш башкарылган. Гектардан уртача уңыш чыгышы 29,3 центнер тәшкил итә. Уракта эш темпы “Урта Саба”да, “Юлбат”, “Шытсу, “Сатыш”, “Туган як”, “Кибәче” хуҗалыкларында югары (750-294 га.). “Юлбат” предприятиесендә – 17557, “Урта Саба”да – 11615, ”Кибәче” бригадасында 12004 центнер ашлык суктырдылар.

Шул ук вакытта хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. Район буенча 14 августка 7332 тонна печән, 142068 тонна сенаж (шуның 723 центнеры төргәкләнгән) тупланган. Көзге культуралар өчен 5197 гектарда җир әзерләнгән.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев