Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кырбаш авылында Май Чабу бәйрәме үткәрелде

Май чабу (Масленица) – русларда бик борынгы заманнан сакланып килгән, көтеп алынган күңелле бәйрәмнәрнең берсе.

 

  Май чабу (Масленица) –  русларда бик борынгы заманнан сакланып килгән, көтеп алынган  күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Ул христиан динен тотучыларның Бөек пост башланыр алдыннан җиде көн, Пасхага кадәр җиде атна алдан билгеләп үтелүче бәйрәм.  2024 елда Май чабу 11-17 мартка туры килде. Кырбаш авылында кышны озату бәйрәмен 17 мартта  – сайлаулар көнне үткәрделәр. Халыкка тәбрикләү сүзе белән  Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы  Альберт  Вәлиев  чыкты. Бәйрәм уеннардан һәм ярышлардан башка да узмады. Кем  уйнаган-җырлаган  – истәлеккә бәйрәм   бүләге  өләшенде. Барысы да балга-коймакка  манып коймак ашады Кырбашлылар, театральләштерелгән  уеннарда  катнашып, җырлап-биеп, карачкыларны  болгап  язны чакырдылар. Бәйрәмнең кульминациясе карачкы яндыру булды. Надежда Чараны  Кырбаш  авылы  клубы  мөдире  Надежда  Черненко  оештырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев