Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кыш бабайлар, Кар кызлары Яңа ел парадына әзерләнә

Районыбыз хезмәт коллективлары кар-боздан сын-фигуралар ясап, чыршы бизәп, Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнә.

Районыбыз хезмәт  коллективлары кар-боздан сын-фигуралар  ясап,  чыршы  бизәп, Яңа  ел бәйрәмнәренә  әзерләнә. Бәйрәм чараларына әзерлек уңаеннан, районда “Иң яхшы бизәлгән  Яңа ел чыршысы” конкурсы игълан ителде. Әлеге конкурс турында нигезләмә, номинацияләр һәм эшләрне бәяләү критерийлары һәм Яңа ел кампаниясенә кагылышлы башка файдалы мәгълүмат белән район сайтында (http://saby.tatarstan.ru/tat/)  “Яңа Ел” бүлегенең “Район тормышы" өстәмә битендә танышырга мөмкин.  Бу шимбәдә  «Яңа Ел яңа булсын, шатлыкка тулып торсын!» дигән программа белђн Шәмәрдәндә Чыршы бәйрәмнәренә  старт  биреләчәк. Район үзәгендә Төп чыршының  ачылышы 25 декабрьдә  була. Сабаның үзәк урамына Кыш бабайлар, Кар  кызлары һәм исемнәре елларга бирелгән җәнлекләр парадка  чыгачак. Парадка тезелү вакыты: 16:00 сәг. (техника өчен), 16:30 сәг. (җәяүлеләр һәм атлар өчен)

Башлану вакыты: 17:00 сәг.

 Димәк районыбызны Яңа ел кәефенә төрү өчен 3 көн вакыт калып бара. Тамаша карарга  чыгарга онытмагыз, райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев