Кышка хәзер үк әзерләр!
Район яңалыклары

Кышка хәзер үк әзерләр!

30 августта «Аргамак» картодромында роллерлы чаңгыда узышу ярышлары үтте.

Яшь буенча 18  категориягә бүленеп 50дән артык кеше җитезлектә көч  сынашты. Ара­ларында шулай ук параолимпия уеннары җиңүчесе Рушан Миңнегулов та бар иде. Спортчылар бу ярышны ел саен үткәрелә торган кышкы әзерлеккә нәтиҗә ясау дип тә атыйлар. Барлык категорияләрдә үз­ләренең көчләрен сынашып, нәтиҗәләр ясагач, ярышның эстафета төре дә уздырыл­ды.

Автор фотолары


Нет комментариев